муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт |
Телефон: | +7(85559)-4-62-42 |
E-Mail: | nurkeevo@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большенуркеевская СОШ" |
Руководитель: | Шайхеразиева Лайля Назимовна |
Год основания учреждения: | 1919 |
У нас учатся: | 122 |
У нас учат: | 33 |
2024-2025
Әлифба бәйрәме
Опубликовано: 15.02.2014Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме?
Күңелләр түрендә – Әлифба бәйрәме!
Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле,
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме!
Шундый сүзләр белән Зур Нөркәй урта мәктәбенең беренче сыйныф укытучысы Ландыш Тәзбировна килгән кунакларны матур итеп бизәлгән залга бәйрәм тантанасына чакырды. Беренче сыйныф укучылары автобуска утырып “Белем иле”нә сәяхәткә чыктылар. Автобуска утыру өчен укучылар кассадан билетлар алдылар, андагы сорауларга җавап бирә алганнар гына автобуска утыра ала. Күңелле җыр белән балалар “Әлифба”, “Тапкырлар”, “Әти-әниләр” тукталышларында булдылар, “Әлифба”чорында өйрәнгән белемнәрен, һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәмнең икенче өлешендә беренче сыйныф укучыларының зур концерты булды. Мәктәп директоры Ләйлә Назыймовна : ” Укучыларның чыгышы Казан артистларыныкыннан бер дә ким булмады, мо-лод-цы!”- диде. Бәйрәм бик күңелле булды , һәркемнең күңеленә хуш килде.
К списку новостей