муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт |
Телефон: | +7(85559)-4-62-42 |
E-Mail: | nurkeevo@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большенуркеевская СОШ" |
Руководитель: | Шайхеразиева Лайля Назимовна |
Год основания учреждения: | 1919 |
У нас учатся: | 122 |
У нас учат: | 33 |
2024-2025
Сбор дружины
Опубликовано: 22.11.2013Эзтабар –ватанда алдынгы яшь буын
Эзтабар – күңелле балачак еллары.
Эзтабар – хезмәттә мәхәббәт уята
Чын дуслык тудырып сафларын ныгыта.
22 нче ноябрь - мәктәбебездә бик истәлекле көн булды. 2 класс укучыларын эзтабарларга, 5 класс укучыларын варисларга кабул иттек. Дружина сборы, тантаналы төстә, байрак кертү белән башланып китте. Һәр отрядның командиры дружина советы председателенә рапорт тапшырды. Дружина советы председателе укучыларны эзтабарларның, варисларның кагыйдәләре белән таныштырды. Кагыйдәләр язылган кәгазьне 2 нче һәм 5 классларга тапшырды. Җыенның иң дулкынландыргыч минутлары- ант бирү булды. Ант биргәннән соң, һәр отрядның вожатые укучыларга галстуклар тактылар. Өлкән оештыручы 2 класс укучыларының чын эзтабар булуларын раслый торган таныклыклар тапшырды. Аннан соң эзтабарлар өлкән оештыручы белән “Балачак” утравына сәяхәткә чыктылар. Бу утрауга барып җиткәнче аларга бик күп сынаулар үтәргә туры килде. Бәйрәмнең икенче өлеше эзтабарлар, варислар әзерләгән концерт номерлары белән дәвам итте. Бәйрәм бик күңелле үтте. Залда карап утыручыларга да төрле күңелле уеннарда катнашырга туры килде. Соңыннан мәктәбебез директоры Ләйлә Назимовна эзтабарларга, варисларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
К списку новостей