муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт |
Телефон: | +7(85559)-4-62-42 |
E-Mail: | nurkeevo@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большенуркеевская СОШ" |
Руководитель: | Шайхеразиева Лайля Назимовна |
Год основания учреждения: | 1919 |
У нас учатся: | 122 |
У нас учат: | 33 |
2024-2025
Ләйлә Назимовна юбилеегыз котлы булсын!
Опубликовано: 16.05.2017Һәр ел саен, язлар безгә туган якларга әйләнеп кайтучы кошлар шавын, яз килүен хәбәр итүче гөрләвекләр җырын, баш өстенә үк күтәрелеп, бөтен җиһанга җылы чәчүче кояш нурларын алып килә. Ә быелгы яз безгә, Нөркәй урта мәктәбе коллективына, икеләтә бәйрәм. 16 нчы майда җитәкчебез һәм хезмәттәшебез – мәктәп директоры Шайхеразиева Ләйлә Назим кызының иң гүзәл һәм иң күркәм 50 яшьлек юбилее. Төгәл, тырыш, пөхтә, күркәм Ләйлә Назимовна, мөгаллимәнең үрнәк өлгесе генә түгел, мәктәптә - нәрсәгә тотынса, шуны башкарып чыга ала торган җитәкче, гаиләдә уңган хуҗабикә дә.
Нөркәй урта мәктәбенә 28 ел гомерегезне багышладыгыз. Үзегезнең төгәллегегез, компетентлыгыгыз белән күпләргә үрнәк булдыгыз. Олыларга ихтирам, кечеләргә хөрмәт белән карау да – Сезгә хас күркәм сыйфатлардан. Сез безгә кирәк чакта киңәш белән ярдәмгә килдегез, шатлык, борчуларыбызны бүлештегез.
Бар җиһан чәчәккә күмелгән мәлдә дөньяга килгәнсез. Сезнең алдагы тормышыгыз да шундый гүзәллекләрдән генә торсын. Олы юбилеегыз белән чын күңелдән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, бәрәкәтле имин көннәр телибез. Тигезлектә, балаларыгызның, туганнарыгызның кадер-хөрмәтләрен күреп, озак яшәгез. Туар таңнар Сезгә шатлык-куанычлар гына китерсен, һәр көнегез бәхетле үтсен.
Хөрмәт белән, Зур Нөркәй урта мәктәбе коллективы
Илленче жэй сезнең бусагада
Илленчесе, түгел йөзенче
Узсын әйдә, картайсыннар еллар
Һәрчак шулай яшьлек дәрте сездә
Янып торсын җәйге учактай
Саулык, байлык, күп шатлыклар
Чиксез булсын язгы офыктай.
К списку новостей