• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Сармановский
  • Школы
  • МБОУ «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБББУ "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү учреждениесе"

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт
Телефон: +7(85559)-4-62-42
E-Mail: nurkeevo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Большенуркеевская СОШ"
Руководитель: Шайхеразиева Лайля Назимовна
Год основания учреждения: 1919
У нас учатся: 90
У нас учат: 33

2024-2025

"Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне"

Опубликовано: 01.10.2016

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр бара.

Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен  тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү. Өлкән буын кешеләре киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен бик күп эшләр башкарган, күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.

    Шушы уңайдан,  30 нчы сентябрь көнне, Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Габдрахманова Лидия Равилевна, Саетова Лилия Махмутовна, Ахатова Илмира Асбаховна, Махубрахманова Ландыш Тәзбировна  укучылар белән берлектә  “Олыласаң олыны – олыларлар үзеңне”дигән темага  бәйрәм кичәсе үткәрделәр, әби-бабайларны кунакка чакырдылар.

Бәйрәм кичәсе өлкәннәргә багышланган сценарий белән башланып китте. Кунакка әкият геройлары килгән иде.  Өлкәннәребез   аларның кызыклы биремнәрен ошаттылар, мавыктыргыч уеннарда бик теләп катнаштылар. Кичә  шаян биюләр, дәртле җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Ахырдан балалар әби-бабаларына үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Кичә бик җанлы үтте,  һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәм ахырында кунаклар исеменнән Гәрәев Т.М. чыгыш ясады. Мәктәп коллективына, укытучыларга, укучыларга рәхмәтен белдерде, эшләрендә һәм укуларында зур уңышлар теләде.



К списку новостей