Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Большенуркеевский детский сад "Солнышко" Сармановского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй "Кояшкай" балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул.Школьная, дом 32 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | B.Nurkeevo.Sar@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большенуркеевский детский сад" |
| Руководитель: | Салахова Зиля Габделхаковна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 9 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Большенуркеевский детский сад "Солнышко" Сармановского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй "Кояшкай" балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
1 июнь – Балаларны яклау көне. 1 июня – День защиты детей. 01.06.2022

1 июнь – Балаларны яклау көне. Шул уңайдан бакчабызда Сабантуе узды. Балалар бик теләп уеннар уйнадылар: чүлмәк ваттылар, таяк тартыштылар, капчык киеп йөгерделәр, кашыкка йомырка салып йөгерделәр, әйбер кистеләр. Уеннар җыр һәм биюләр белән үрелеп барды. Балаларның шат көлүләре белән бакча ишегалды яңгырап торды.
1 июня – День защиты детей. В связи с этим в нашем саду прошел Сабантуй. Дети с удовольствием играли разные игры. Игры сопровождались песнями и танцами. Во дворе детского сада слышался веселый детский смех.
-
26.05.2022

Бүген бакча балалары “Белем иленә сәяхәт” кылып белем ачкычын кулларына алдылар. Киләчәктә аларны мәктәп көтә. Зур уңышлар сезгә, нәни дуслар!
Сегодня дети сада совершили ”Путешествие в страну знаний " и получили в свои руки ключ знаний. В дальнейшем их ждет школа. Удачи вам, юные друзья!
-
23.05.2022

Кисеп-ябыштыру шөгыле “Җәйге алан”
Аппликация «Летний ковер»
-
18 мая – Международный день музеев. 18 нче май – халыкара музей көне. 18.05.2022

18 нче май – халыкара музей көне. Шул уңайдан бакча нәниләре Зур Нөркәй урта мәктәбендә урнашкан музейда булдылар. “Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк,”- ди халык. Авылның үткән тарихы, гореф – гадәтләре белән кызыксынабыз икән, киләчәгебез дә мәгънәле булыр. Тарих – халык иҗатының гасырлар буена җыелып килгән асыл җәүһәрләре, үзенчәлекле мирасы. Музейда балалар бик кызыксынып, халкыбызның тормыш-көнкүреш әйберләре, борынгы яшәеш, язучылар тормышы, сугыш елларындагы күренешләр белән таныштылар.
18 мая – Международный день музеев. В связи с этим дети посетили музей, расположенный в Большенуркеевской средней школе. ” У того, кто не знает прошлого, нет будущего", – говорит народ. Если мы интересуемся историей, традициями и обычаями села, то и наше будущее будет иметь смысл. История – это подлинное, самобытное наследие народного творчества, накопленное веками. В музее ребята с большим интересом познакомились с предметами быта нашего народа, древностями, жизнью писателей, событиями военных лет.
-
17.05.2022

“Язның бер көне, елны туйдыра” – дип тикмәгә генә әйтмәгән халык. Бүген бакчабызның җир участогында эш кайнады. Тиздән түтәлләребездә кишер, суган, чөгендер, укроп, бәрәңге үсәр. Шифалы яңгырлар һәм җылы җәйләр көтеп калабыз!
Сегодня работали на огороде: посадили лук, свеклу, морковь, картошку.
-
9 Мая – День Победы! 07.05.2022

Сугыш тәмамлануга 77 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек. Еллар узган саен, без Бөек Җиңүнең олуг әһәмиятен ачыграк аңлый барабыз. Илебез бәйсезлеген саклап калган геройларның үлемсез батырлыгы – һәрберебезнең йөрәгендә. Бүген бакча нәниләре белән геройларны искә алдык, сугыш темасына презентация карадык, тыл ветераннарына бәйрәм открыткасы ясадык.
Прошло 77 лет с момента окончания войны, но память живет, память вечна. С годами мы все отчетливее осознаем огромное значение Великой Победы. Бессмертный подвиг героев, отстоявших независимость нашей страны, - в сердце каждого из нас. Сегодня вместе с малышами мы вспоминали героев, посмотрели презентацию на тему войны, сделали праздничную открытку ветеранам тыла.
-
28.04.2022

Нәни тәрбияләнүчебез, Музалевская Ильгинә Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләрнең “Татар сүзе” бәйгесендә катнашып, Рәхмәт хатына ия булды.
Наша воспитанница, Музалевская Ильгина, приняла участие в конкурсе чтецов татарских литературных произведений “Татар сүзе” и получила благодарственное письмо.
-
26 апреля - день рождения Г. Тукая 26.04.2022

Зур Нөркәй балалар бакчасында, Г.Тукайның туган көненә багышланган, “Тукай белән янәшә” дигән бәйрәм иртәсе үтте. Бәйрәмдә башлангыч мәктәп укучылары да катнашты. Балалар бик яратып Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, “Су анасы” әкиятен сәхнәләштерделәр. Бәйрәмгә кара урманнан кети-кети уйнарга Шүрәле үзе дә килгән иде. Ләкин аның ниятьләре барып чыкмады, нәниләр ул биргән барлык сынауларны да җиңеп чыктылар. Г.Тукай үзенең шигырьләре, әкиятләре белән мәңге балалар янәшәсендә.
В Большенуркеевском детском саду прошел праздник “Тукай белән янәшә”, посвященное дню рождения Г. Тукая. В мероприятии приняли участие учащиеся начальной школы. Дети с удовольствием читали наизусть стихи Тукая, инсценировали сказку “Су анасы”. На праздник пришел и сам Шурале из леса , чтобы поиграть в кети-кети. Однако его замыслам не суждено было сбыться, малыши преодолели все испытания, которые он им дал. Своими стихами, сказками Г. Тукай всегда рядом с детьми.
-
25 апреля - “День Эколят” 25.04.2022

Эколята- безнең дусларыбыз. Без алар белән бик нык дуслашып киттек, алар белән гел конкурсларда катнашабыз, аларны рәсемгә төшерәбез. Бүген, ягьни 25 апрель көнне, безнең “Кояшкай” балалар бакчасында да “Эколяталар көне” үтте. Балалар белән Эколяталар турында презентация карадык, табигатьне саклау турында һәм экологик проблемаларны чишү буенча сорауларга җавап эзләдек. Соңыннан “Эколята – безнең дусларыбыз” дигән рәсем конкурсына күргәзмә оештырдык. Ә прогулкада эколяталар белән бергә бакча территориясен җыештырдык.
Эколята- наши друзья. Мы с ними очень подружились, постоянно участвуем с ними в конкурсах, рисуем их. Сегодня в нашем детском саду “Солнышко” прошел “День Эколят”. С детьми мы посмотрели презентацию об Эколятах, искали ответы на вопросы об охране природы и решении экологических проблем. Затем мы организовали выставку на конкурс рисунков” Эколята – наши друзья". А на прогулке вместе с Эколятами убирали территорию сада.
-
23.04.2022

23 апрель – Бөтенроссия өмә кәне. Без дә, өмәгә кушылып, бакчабызның ишек алдын җыештырдык, агачларны агарттык.
23 апреля - Всероссийский субботник. Мы тоже присоединились к субботнику, убрали площадку детского сада, побелили деревья.









