Безнең Әлмәт мәктәбендә төрле чаралар бик еш үткәрелә.Иң кызыклы чаралардан берсе студентлар белән очрашу кичәсе булды.Студентлар авыр кышкы сессиядән соң үзләренең яраткан мәктәпләренә җыелдылар.Алар һәр елны үзләрен укыткан укытучылары янына бик теләп җыелалар..Алар анда үзләренең белемнәрен,осталыкларын,тапкырлыкларын сынадылар.Студентлар белән очрашу кичәсе һәркемгә ошады.Югары сыйныф укучылары өчен студентлар белән очрашу,фикер алышу бик мөһим.Киләчәктә һөнәр сайлаганда мондый очрашулар безгә ярдәм итә