• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1
Телефон: +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56
E-Mail: ulbatsaba@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Юлбатская ООШ"
Руководитель: Фатхриев Ильшат Ильнурович
Год основания учреждения: 1989
У нас учатся: 89 учащихся
У нас учат: 25 педагога

Новости

Чернобыль- катастрофа эзләре.

Опубликовано: 23.04.2021

Дөньяның иң дәһшәтле атом һәлакәте - Чернобыль фаҗигасенә быел 35 ел тула. Шул уңайдан Юлбат төп мәктәбендә укытучыбыз Рафис Раиофович тарафыннан  "Чернобыль афәтенә – 35  ел" дип исемләнгән информацион сәгать үткәрелде. Максат –  укучы балаларга атом, аның килеп чыгу тарихы, Чернобыль фаҗигасенең нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирү, тарихыбыздагы аяныч вакыйгаларны белүләренә ирешү. Әлеге чарага Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан авылдашларыбыз Ганиев Альберт абый, Нурми бабай чакырылды.

Алар укучыларга Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә ничек катнашулары турында сөйләде.  “Без бу һәлакәтнең үзәгендә кайнадык. Шулай итеп без миллионлаган кеше тормышын саклап калдык. Берни дә уйламыйча һәлакәт нәтиҗәләренә каршы көрәштек. Бу вакыйгаларда катнашкан иптәшләремнең бик күбесе юк инде. Мондый фаҗигане кабатламаска омтылу – безнең һәрберебезнең бурычы”, - диде алар.

Бу фаҗигаләрне бетерүдә катнашкан кешеләрнең хезмәте – чыннан да зур батырлык. Аларның берсе дә онытылмасын, һәрберсе тиешле хөрмәтне күреп яшәсеннәр иде. Кеше язмышларын җимерүче андый һәлакәтләр бүтән беркайчан да кабатланмасын иде.



К списку новостей