Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Юлбатский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Юлбат,ул.Школьная д.1 |
| Телефон: | 8(84362) 43-7-26 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Юлбатский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" |
| Руководитель: | Кадирова Гульназ Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 27 детей в филиале 10 детей |
| У нас учат: | 2 педагога в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Юлбатский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2026

21 февраль — Халыкара туган тел көне.
Халыкара туган тел көне кысаларында төркемдә балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатында "Туган Тел- безнең байлыгыбыз" дигән чара узды. Тәрбиячеләр балаларга һәр халыкның үз үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм теле булуы турында сөйләделәр. Балалар «туган тел» төшенчәсе белән таныштылар, һәр кешенең тормышында туган телнең әһәмияте турында сөйләштеләр.
Дөньяда иң матур ил-
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң матур тел-
Ул минем туган телем.Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, ЯРАТАМ! -
Конкурс "С чего начинается Родина" 19.02.2026

Республика күләмендә уздырылган "С чего начинается Родина" конкурсында катнашып, балаларыбыз дипломнар белән бүләкләнде. Алга таба да уңышлар телибез.
-
Муса Җәлил шигырьләрен сөйлибез 16.02.2026

Татар милләтенең горурлыгы, патриот шагыйребез Муса Җәлилнең тууына 15 февраль көнне 120 ел булды. "Саба дулкыннары" ТРКсе төркемендә "Җәлил шигырьләрен сөйлибез" дип исемләнгән бәйге булып узды. Бакчабыздан Фатхриева Әминә Ильшат кызы, Фархуллина Ясминә Илфар кызы Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләп, грамота белән бүләкләнделәр.
-
Саф һавада физкультура 07.02.2026

7 февраль "Россиядә кышкы спорт төрләре көне" билгеләп үтелә. Чаңгы иң кулай кышкы спорт мавыгуларның берсе. Чаңгыда йөрү, балаларның физик сәламәтлеген ныгыта, чыныктыра,тизлек, чыдамлык, терәк хәрәкәт аппаратын ныгытуда ярдәм итә. Саф һава сулыш органнары эшчәнлеге өчен аеруча файдалы.
Балаларыбыз һәрчак шатланып чаңгыда йөрергә чыгалар. Шулай ук гаилә белән дә бу спорт төрен яратып йөриләр. -
Часы науки 04.02.2026

4 февраля в нашем детском саду провели занимательный эксперимент ко дню Российской науки, который отмечается 8 февраля.
Цель-познакомить с природным явлением-извержением вулкана, а также наглядно показать взаимодействие щелочи с лимонной кислотой.
Ингредиенты для опыта:сода -2 столовой ложки, лимонная кислота-2 столовой ложки, краситель, жидкое мыло-1чайная ложка, вода.
Детям было очень интересно и увлекательно наблюдать за реакцием вулкана. -
Конкурс "Юный мастер" 28.01.2026

28 гыйнварь 'Юный мастер "конкурсы " Дизайн одежды и аксессуаров "компетенциясендә Мөбәрәкҗанова Лилиана 3 нче дәрәҗәле урын алды. Алга таба да зур уңышлар телибез!
-
Встреча с библиотекарем 20.01.2026

20 января библиотекарь Юлбатской сельской библиотеки провела для воспитанников детского сада «Ромашка» громкое чтение «Тәүфыйклы песи хикмәтләре», посвященное юбилею поэта Х.Такташа. Ребятам рассказала о Хади Такташе, его замечательных рассказах и стихах для детей. Затем прочитала вслух стихотворение «Тәүфыйклы песи. Дети с большим удовольствием слушали стихотворение и рассматривали красочные иллюстрации к ним, обсуждали прочитанное стихотворение-сказку. В конце мероприятия библиотекарь пожелала детям хорошо научиться читать и посещать библиотеку
-
Атналык.Минем өем.Минем гайләм 16.01.2026

Атналык тема:Минем өем. Минем гайләм.Балалар белән бергә гайлә әгьзалары турында сөйләштек
Әби-бабай, әти-әни,апа-абый, энекәш-сенлекәш булу, тулы гайлә матур гайлә булу үзе зур бәхет.Җирдә миңа ни кирәк? (Ш.Галиев)
Җирдә миңа ни кирәк?
Әти дә әни кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Без яшәгән өй кирәк!Әти дә әни кирәк!
Без яшәгән өй кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Әллүкиле көй кирәк!Җирдә миңа ни кирәк?
Тукай туган тел кирәк!
Әллүкиле көй кирәк!
Тукай туган тел кирәк!Җирдә миңа ни кирәк
Туган-үскән ил кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Мәңге имин Җир кирәк!
-
"Кышкы могжиза" эшләнмәләренә нәтиҗә ясалды 13.01.2026

-
Хуш киләсең Яна ел 27.12.2025

Исәнме, Кыш бабай!
Кыш бабай, Кыш бабай,
Исән-сау килдеңме?
Син бездә Яңа ел
Икәнен белдеңме?Белдеңме син безнең
Сагынып көткәнне?
Үзең дә көттеңме
Яңа ел җиткәнне?Без көттек бик күптән
Яңа ел килә дип.
Сиңа дип сөйләргә
Шигырьләр өйрәндек.Кулга-кул тотышып
Ясыйк та түгәрәк,
Әйдә, кил, Кыш бабай,
Әйләник бергәләп.Яңа ел сиңа да
Сөенеч китерсен.
Тагын бер ел үткәч,
Яңадан килерсең.






