Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Юлбатский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Юлбат,ул.Школьная д.1 |
| Телефон: | 8(84362) 43-7-26 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Юлбатский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" |
| Руководитель: | Кадирова Гульназ Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 27 детей в филиале 10 детей |
| У нас учат: | 2 педагога в филиале 1 педагог |
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2026

21 февраль — Халыкара туган тел көне.
Халыкара туган тел көне кысаларында төркемдә балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатында "Туган Тел- безнең байлыгыбыз" дигән чара узды. Тәрбиячеләр балаларга һәр халыкның үз үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм теле булуы турында сөйләделәр. Балалар «туган тел» төшенчәсе белән таныштылар, һәр кешенең тормышында туган телнең әһәмияте турында сөйләштеләр.
Дөньяда иң матур ил-
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң матур тел-
Ул минем туган телем.Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, ЯРАТАМ! -
Конкурс "С чего начинается Родина" 19.02.2026

Республика күләмендә уздырылган "С чего начинается Родина" конкурсында катнашып, балаларыбыз дипломнар белән бүләкләнде. Алга таба да уңышлар телибез.
-
Муса Җәлил шигырьләрен сөйлибез 16.02.2026

Татар милләтенең горурлыгы, патриот шагыйребез Муса Җәлилнең тууына 15 февраль көнне 120 ел булды. "Саба дулкыннары" ТРКсе төркемендә "Җәлил шигырьләрен сөйлибез" дип исемләнгән бәйге булып узды. Бакчабыздан Фатхриева Әминә Ильшат кызы, Фархуллина Ясминә Илфар кызы Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләп, грамота белән бүләкләнделәр.






