МБДОУ «Верхнешицинский детский сад «Ак каен» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422067, Республика Татарстан, Сабинский район, д. Верхние Шитцы, ул. Ленина, д.31 |
| Телефон: | +7(843)-624-64-52 |
| E-Mail: | DsadKaen.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнешицинский детский сад "Ак каен" |
| Руководитель: | Мусина Разиля Ризвановна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 10 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Верхнешицинский детский сад «Ак каен» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
"Кар бабай" 24.12.2013

Тәгәрәтеп ак карны,
Ясадык кар бабайны.
Куйдык кишердән борын,
Ясадык ике кулын.
Күзләре кара күмер,
Дидек: "Син урам себер".
Зур себерке тоттырдык,
Көлешеп карап тордык.
-
"Минем хокукларым". 21.12.2013

Атна дәвамында балаларга хокук нормаларын өйрәнүне әхлак нормалары белән бәйләп аңлату эше алып барылды.Фикерләү сәләтләре киңәйтелде. Иптәшләренә карата игътибарлы, миһербанлылык хисләре тәрбияләнде.
Шулай ук хокук нормаларын өйрәнүдә "Кызыл калфак", "Төлке һәм куян", "Йомры күмәч", "Казлар аккошлар" һ.б. әкиятләр кулланылды.
-
Кызыл калфак" 21.12.2013

Бүре: Ай-яй- яЙ, - кая барасың болай?
Кызыл калфак: Урман сукмагы буйлап,
Җиләкләр җыя- җыя.
Матур җырлар җырлый- җырлый,
Барам әбием янына.
Бүре: Нәрсә бар кәрзинеңдә?
Кызыл калфак:Кәрзинемдә әбиемә
Алып барам күчтәнәч
Әнием пешереп җибәрде.
Шундый тәмле пәрәмәч.
Бүре: Бу нәни кызыйны ашап,
Тамагым туймас.
Икесен бергә ашармын.
Сабыр итмичә булмас.
-
"Табигать- безнең уртак йортыбыз" дигән чисталык дәресе үткәрелде. 19.12.2013

Табигать – безнең туган йортыбыз. Аны яратырга һәм сакларга кирәк. Табигатьтә бөтен нәрсә үзара бәйләнгән. Әгәр дә без урманнарны һәм табигатьне пычратсак, андагы кош-кортлар барсы да үлеп яки качып бетәрләр. Аларсыз табигатьне күз алдыгызга китерегез әле: бөтен агачлар корыган, чәчәкләр сулган, кошлар сайрамый. Ошармы инде бу безгә, әлбәттә, юк. Кешенең саксызлыгы аркасында республикабызның "Кызыл китабы” калыная бара. Димәк, күпме үсемлек, кош-корт, хайван, бөҗәкләр юкка чыга бара дигән сүз. Мондый хәлгә калмас өчен, безгә табигатьне сакларга кирәк.
Кайчан гына урманга барсак та, теләсә кайда чүп-чар аунап ята, агач ботаклары сынып беткән күренешләргә тап булабыз. Беркемнең дә ял итәргә килгәч, андый пычрак урынны сайлыйсы килмәс бит. Кемнәр шулай табигатьне авыр хәлдә калдыра икән? Мондый кешеләрнең табигатькә карата битарафлылыгы шуннан күренә дә инде. Экологик хәл көннән көн кискенләшә.
Ничек саклыйк табигатьне –Утыртыйк күп урманнар.Елга-суларны чистартыйк,Исән калыр балыклар.Гөлчәчәкләрне өзмик без,Агачларны сындырмыйк,Кош һәм урман җәнлекләренБеркайчан кыерсытмыйк.Шул чагында табигатьЮмарт булыр безгә дә.Җиләк-җимеш, гөмбәләренБирер ул һәркемгә дә. -
"Тәрбияләргә һәм өйрәтергә, табигатьне сөяргә" 19.12.2013

Балалар әти- әниләре белән берлектә экологик теманы чагылдырган рәсемнәр дә ясадылар.
-
"Белем алыйм дисәң ничаклы - сөй, хөрмәт ит, ярат китапны" 14.12.2013

Бу атна китаплар атналыгы булды. Балаларда китапларга карата мәхәббәт тәрбияләү; китап укуга кызыксыну уяту; китапларны саклык белән генә тота белү тәртибен өйрәтү күнекмәләре бирелде. " Минем яраткан китабым" темасына балалар рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды.
“Укы инде,балам,укы!,-диеп
Кирәкми лә миңа әйтергә.
Минем күңелем үзе ашкына ич
Китаплардан күпне белергә.
Геройлары белән серләшәм дә,
Шатлыклары булса сөенәм.
Кайгыларын миңа сөйләсәләр,
Алар өчен бик тә көенәм.
Җырласалар алар белән җырлыйм,
Күңелем шат була шаярсалар.
Бик ямансу булыр иде миңа,
Китаплардан бер көн аерсалар.
-
"Урман" 07.12.2013

Бу атнада балаларның урман турындагы белемнәре киңәйтелде.Табышмаклар әйтелде, презентацияләр каралды. Урман кагыйдәләре өйрәнелде. Бездә кышларга калучы кошларга ярдәм итеп җимлекләр куярга тәкъдим ителде.
Авылымнан күренеп тора_
Ерак түгел урманы.
Гади генә урман түгел
Шаулап тора торганы.
Томан аклыгына төренеп кенә
Каршы ала таңны наратлар.
Чакырып дәшә кебек хәтта җилләр
Күңелгә юк ерак аралар.
-
"Чаңгы шуабыз" 07.12.2013

Кыш җиттеме , дуслар белән
Без чаңгыда шуабыз.
Трамплиннан сикерәбез
Шатланабыз шуңа без.
Кызык икән чаңгыларны
Яратсаң чын күңелдән:
Шуасың да, очасың да,
Йөзәсең дә Иделдә.
-
"Кыш килде" 30.11.2013

Бу атна кыш фасылына багышланды. Балалар кыш килүен көтә- көтә зарыгып беттеләр. Кышны каршылап рәсемнәр ясадылар, шигырьләр өйрәнделәр, кар чәчәкләр ясадылар.
Йомшак кына кар яуды,
Бөтен җирне каплады.
Ап - ак булды болыннар,
Ап - ак булды киң кырлар.
-
"Кар бабай" 30.11.2013

Без ясаган кар бабайга
Бөтен урам сөенә,
Чөнки ул чын кеше кебек
Сөйләшә, җырлый белә.
Бу кар бабайны ясавы
Кыен булмады һич тә -
Нәни транзисторыбызны
Куеп калдырдык эчкә.








