Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Тимершикский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д.13 |
Телефон: | 88436222801 |
E-Mail: | DsadKoi.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Тимершикский детский сад "Кояшкай" |
Руководитель: | Фазылова Гузял Хасаншовна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 41 воспитанников |
У нас учат: | 4 воспитателей |
новости ДОУ
“Кызыклы дөнья
Опубликовано: 07.04.2023Кызыл китапка кертелгән хайван һәм үсемлекләрне кызгану, алар өчен борчылу хисләре уяту, сирәк калган һәм югалып бара торган хайваннар, үсемлекләр турындагы китап белән таныштыру, аның әһәмиятен аңлату.
Нәрсә ул Кызыл китап?
Ул шундый хикмәтле, могҗизалы китап.
1966 нчы елда бөтен дөнья галимнәре сакларга кирәкле үсемлекләр, хайваннар исемлеген барлаганнар һәм әлеге исемлекне “Кызыл китап” битләренә бастырганнар.
Ни өчен Кызыл китапмы?
Чөнки кызыл төс - кисәтү төсе. Әлеге төс китап битендәге үсемлек һәм хайваннарны җир йөзеннән бетүләрен кисәтә. Шуңа күрә ул китапта җир йөзеннән юкка чыгып бара торган җәнлекләр, кош-кортлар, үсемлекләр турында язылган, алар турында мәгълүматлар теркәлгән. Табигатьне саклау - һәр кешенең изге бурычы ул, чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйле дип, балалар белән бүген кызыклы әңгәмә, уен алып барылды. Һәр бала кызыл китапка кергән хайван-җәнлекләр, кош-кортлар, үсемлекләр турында язылган кыскача мәгълүмат, аның рәсемен алып килделәр һәм шул мәгълүматны иптәшләренә дә күрсәтеп сөйләделәр.
Әйләнә -тирәбездәге табигатьнең матурлыгы һәм муллыгы югалмасын, челтерәп аккан чишмләре кипмәсен, җир өсте чәчәккә күмелсен, анда күбәләкләр очсын, кошлар сайрасын дисәк, үзебезгә күп көч куярга, шуңа омтылып яшәргә кирәк.
К списку новостей