Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Тимершикский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д.13 |
Телефон: | 88436222801 |
E-Mail: | DsadKoi.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Тимершикский детский сад "Кояшкай" |
Руководитель: | Фазылова Гузял Хасаншовна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 41 воспитанников |
У нас учат: | 4 воспитателей |
новости ДОУ
“Адымнар нык, юллар имин булсын!”
Опубликовано: 31.03.2023Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү аша тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү турындагы белемнәрен формалаштыру максатыннан, бакчабызда «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы профилактика бүлеге башлыгы Ягафарова Г.Н. катнашында “Адымнар нык, юллар имин булсын!” бәйрәм иртәсе булып узды.
Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.
Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасын" өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру - әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы.
Юлларда йөргәндә барыгызны да игътибарлы булырга өндибез,чөнки бәхетсезлекләр күпчелек очракта игътибарсызлык аркасында килеп чыга бит. Юлда йөргәндә үзеңнең генә түгел, янәшәңдәге кешенең дә юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне булдырырга тырышыгыз. Шуны онытмагыз: машина зур тизлек белән килгән чакта кинәт туктый алмый, шуңа күрә үзегезне дә, башкаларны да кайгыга салмагыз, машина хуҗаларының да төрле халәттә булырга мөмкин икәннәрен исегездән чыгармагыз. Юлларыгыз һәр чак имин, үзегез сау-сәламәт, киләчәгегез тагы да матур булсын!.
К списку новостей