• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Тимершикский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д.13
Телефон: 88436222801
E-Mail: DsadKoi.Sab@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Тимершикский детский сад "Кояшкай"
Руководитель: Фазылова Гузял Хасаншовна
Год основания учреждения: 1978
У нас учатся: 41 воспитанников
У нас учат: 4 воспитателей

новости ДОУ

Су - яшәү чыганагы.

Опубликовано: 04.03.2023

Челтер-челтер чишмә ага,

Көмеш төсле сулары.

Су өстендә җем-җем итә

Көннең алтын нурлары.

 

–Тау астында чишмәбез,

Су алырга төшәбез.

Татлы суын без аның

Бик яратып эчәбез.

 

    “Су яшәү чыганагы” атнасының йомгаклау чарасы буларак, балаларда табигатькә, яшәү чыганагы булган суга сак караш һәм мәхәббәт тәрбияләү,  чишмә белән таныштыру  чишмәләр, су үзенчәлекләре  турындагы белемнәрен тирәнәйтү, табигатьтә һәм кеше тормышында суның, чишмәләрнең ролен аңлату, аларның күзаллауларын, мөстәкыйль фикер йөртә белү сәләтен, игътибарлыкларын үстерү максатыннан Тимершык авылы “Әрәкә” чишмәсенә экскурсиягә бардык.                                                                                                       

     Чишмәләр - безнең рухи байлыгыбыз. Чишмә һәм җыр, чишмә һәм гореф-гадәт, чишмә һәм тел. Чишмәләр белән безнең татар халкының гореф-гадәтләре тыгыз бәйләнгән. Чишмәләр кечкенә булсаларда, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл,инеш, дингез һәм океанарга тормыш өрә торган табигать  байлыклары буларак әһәмиятле.

Чишмәләргә кешеләр борынгы заманнардан ук табынып яшәгәннәр.Чишмә суларын эчеп дәваланганнар.Чишмәләр сафлыкка,чисталыкка өндәгән.Чишмәләр янында кешеләр сафланып , чистарып киткәндәй була. Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Бер чишмәсе шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә. Икенчеләре акрын гына тавыш белән ага, өченчеләре җир куеныннан кайнап , ургылып чыга.

    “Әрәкә” чишмәсе борынгы чишмәләрдән санала. Элек яшьләр бу чишмә буенча уенга төшкәннәр. Исеменә килгәндә төгәл аңлатмасы юк. “Әкә” – сүзенең олы кеше, ыру башлыгы дигән мәгънәләре бар икән, “әр-әкә” - ир-ага дигән мәгънәсе дә очрады. Әле тагын әрәкә-мәрәкә – буталыш; кызык хәлләрдә катнашу, аяныч хәлләрдә калу дигәнне дә аңлата икән. Аның янәшәсендә тибеп чыккан яңа чишмә дә барлыкка килде. Ул чишмәне Гарифуллин Илдус абый һәм Мөбәрәкшин Фәрит абый бик матурлап ясап куеп, әтиләренә багышлап “Хаҗи чишмәсе” дип атадылар.

    Һәр зур елга кечкенә чишмәләрдән башлана.Шуны онытмыйк!Туган якның җырчы чишмәләре бертуктаусыз челтерәп аксыннар! Безнең чишмәләребез корымасын, гел челтерәп агып торсыннар, аларны пычранудан саклыйк.

 



К списку новостей