Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Тимершикский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д.13 |
Телефон: | 88436222801 |
E-Mail: | DsadKoi.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Тимершикский детский сад "Кояшкай" |
Руководитель: | Фазылова Гузял Хасаншовна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 41 воспитанников |
У нас учат: | 4 воспитателей |
новости ДОУ
Әбиемнең күңел сандыгы...
Опубликовано: 17.02.2023Бакчабызда күңел ачу чараларында актив катнашырга омтылыш формалаштыру; халкыбызның гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга истәлек булып калган әйберләрнең исемнәрен (бала итәкле күлмәк, алъяпкыч, камзул, түбәтәй, калфак, читек, тула оек, киез, бияләй, башмак, йон носки, чиккәән кулъяулык, сөлге, ашъяулык, тәсбих) хәтерләрендә калдыру; шигырь һәм уеннар аша татар халкынын үткәне белән таныштыруны дәвам итү; нәфасәти зәвыкларын үстерү, әйләнә-тирәдәге предметларны бәяли белергә өйрәтү; татар халкына, фольклорына мәхәббәт һәм ихтирам, татар халкының милли ризыклары белән таныштыру нигезендә балаларда милли горурлык хисе тәрбияләү максатыннан “Әбиемнең күңел һәм серле сандыгы...” дигән бәйрәм кичәсе үткәрелде.
Элеке вакытларда һәр өйнең күрке булып, аны бизәп сандык торган.
Әбиемнең серле сандыгы!
Нинди серләр саклый икән ул?
Гомер буе җыйган хәзинәме,
Әллә инде күңел бизәгеме.
Нинди серләр саклый икән ул?
Әбиемнең серле сандыгы
Кызыктыра безне күптәннән.
Ач, әбием, безгә күңелеңне,
Яшь буынга мирас булып калсын,
Бер хәзинә калсын үткәннән.
Әбиемнең сандыгында
Сакланмый ниләр генә.
Әйдәгез, сорыйк үзеннән
Ачып күрсәтсен безгә...
Бу бәйрәмгә бакчабызда тәрбияләнүче балаларның әбиләре кунакка чакырылды. Алар үзләренең “күңел сандыкларын” ачып, үткән көннәрне, әби-бабаларыбызның яшь вакытларын искә төшерделәр. Әбиләрнең серле сандыкларын карап, үткәннәргә барып кайттык.
Хәтерләүдән курыкмагыз, сез!
Үткәнегезне онытмагыз сез.
Белегез сез ерак бабаларның,
Ничек итеп көн иткәнен..
Ни иккәнен, ни чиккәнен,
Нинди җырлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Күңел сандыкларыбыз саекмасын, һәрчак тулыланып, баеп торсын!
К списку новостей