• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а
Телефон: 8(843)6246-1-21
E-Mail: DsadAkch.Sab@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Руководитель: Зайнуллина Айгуль Ильсуровна
Год основания учреждения: 1978
У нас учатся: 30 детей ,в филиале 7 детей
У нас учат: 4 педагога ,в филиале 1 педагог

"Акчарлак" балалар бакчасы яңалыклары

"Халыкара балаларны яклау көне"

Опубликовано: 01.06.2013

Җәйнең беренче көнендә үк малайлар һәм кызлар өчен бергә җыелып күңел ачарга мөмкинлек туа. Районыбызда Халыкара балаларны яклау көненә багышлап төрледән-төрле чаралар уздырыла. Безнең Шекше авыл җирлегендә яшәүче һәм кунакка кайтучы балалар инде берничә ел рәттән мәдәният йорты каршындагы мәйданга җыелып бәйрәм итә. Алар өчен быел “Күңелле балачак” дип исемләнгән мәдәни-спорт бәйрәме оештырылды. Төрле уеннар, бәйге-ярышларга нигезләнгән бу чарада “Акчарлак” ясле-бакчасында тәрбияләнүче нәниләр , Шекше урта мәктәбе укучылары, шулай ук мәктәп каршында оештырылган “Кыңгырау” сәламәтләндерү лагерендә ял итүче балалар, авылга кунакка кайткан малайлар һәм кызлар, әле 1 яшен тутырып тәпи атлый башлаган сабыйлар да катнашты. Балалар күмәкләшеп тә, аерым-аерым да ярышты бу көнне. Алар чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, кашык белән су ташу кебек сабантуй уеннарын да, чиләккә туп ыргыту, скакалкада сикерү, банкага теннис шары салып бүләк алу, кыстыргыч җыю һ.б. төр уеннарны да үз итте. Малайлар һәм кызлар командаларга тупланып эстафетада көч сынашты бу көнне. Балалар арасында җыр-бию, нәфис сүз бәйгесе дә үткәрелде. Ярыш-уеннарда катнашучыларның барысына да мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре әзерләгән,  шулай ук мәктәп яны  лагеренә йөрүче балаларның әти-әниләре, сабыйларны куандырырга теләгән авылдашлар китергән бүләк-призлар тапшырылды.



К списку новостей