Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Сабабашский детский сад "Кояшкай" Сабинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Саба муниципаль района Сабабаш "Кояшкай" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район,с.Сабабаш,ул.Школьная, д1 |
| Телефон: | +7(843)-624-45-38 |
| E-Mail: | Sababash.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Сабабашский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хафизова Дамира Канифовна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | У нас учатся: 8 воспитанников / Бездә 8 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | У нас учат : 1педагог / Бездә 1 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Сабабашский детский сад "Кояшкай" Сабинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Саба муниципаль района Сабабаш "Кояшкай" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
-
"Олимпийский наш привет" 24.05.2013

"Универсиада -2013"кә багышланган"Олимпия сәламе" конкурсында катнаштык."Спорт теремкәе" дигән сәхнәләштерелгән күренеш күрсәттек.
"Хәрәкәттә- бәрәкәт
Тәнгә керә көч һәм дәрт
Тәнгә-сихәт,җанга-рәхәт
хәрәкәткә мең рәхмәт!
-
9 нче Май- Җиңү бәйрәме! 08.05.2013

Балалар бакчасы мәктәп белән берлектә Җиңү көненә багышланган бәйрәм чарасында катнаштылар..Балалар, үз куллары белән ясаган чәчәкләрдән венок куйдылар.
-
Өмәгә чыктык 27.04.2013

Бүген барлык бакча хезмәткәрләре һәм балалар бакча территориясен чистарту буенча шимбә өмәсенә чыктык. Өмәдән соң бакчабыз тирә-яны чистарып, матурланып калды
-
"Г.Тукай - безнең белән" 26.04.2013

Безнең бакчабызда да балалар Габдулла Тукай һәм аның иҗаты белән ныклап танышалар.Балалар атна дәвамында шагыйребез Г.Тукайның әкиятләрен тыңладылар, шигырьләрен өйрәнделәр. Әсәрләре буенча рәсем күргәзмәсе оештырылды.
-
Космонавтлар көне 12.04.2013

8-13 апрель көннәрендә балалар бакчасында "Космонавтлар көне" уңаеннан тематик атналык барды. Әлеге атнада балалар рәсемнәр ясадылар, презентация карадылар, шигерьләр тыңладылар һәм төсле кагазьләрдән ракета кисеп ябыштырдылар.
-
Нәүрүз бәйрәме 23.03.2013

23 март көнне бакчабызда, мәктәп белән берлектә Нәүрүз бәйрәме булып узды.Безнең бакча балалары шигырьләр сөйләделәр, матур җырлар җырладылар,кызыклы уеннар уйнадылар.Балалар карга боткасы, коймак белән сыйландылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Челтер- челтер чишмә ага... 16.03.2013

Тау астында чишмәбез
Су алырга төшәбез.
Татлы суын без аның
Бик яратып эчәбез.
-
Гаилә бәхете- балада... 09.03.2013

Гаилэ бәхете- балада… 7 март көнне, бакчабызда ”Гаилэ бәхете- балада…" исемендә бәйрәм кичәсе булып узды. Бәйрәм балаларның котлавы hәм матур чыгышлары белән башланып китте .Балалар үз куллары белән ясап матур открыткалар бүләк иттеләр.Бәйрәмнең икенче өлешендә әтиләр hәм әниләр ике капма-каршы командага бүленеп көч сынаштылар. Аларга төрле сынаулар әзерләнгән иде, мәсәлән, әтиләрне пешекче итеп киендереп бәрәңге әрчү, төрле кызыклы сорауларга җавап бирү h.б. h.б. Бәйрәм бакча мөдире Хафизова Дамира Канифовна бәйрәм котлавы белән тәмамланды.
-
Янгын куркынычсызлыгы буенча чаралар 28.01.2013

28 нче январь көнендә бакчабызда балаларның янгында һәлакәтен кисәтү һәм балаларны янгын куркынычсызлыгына өйрәтү буенча чаралар булып узды. Тәрбияче Юнусова Гөлназ Илдусовна “Янгын вакытында-тәртип кагыйдәләре” дигән дәрес- призентация күрсәтте, бакча хезмәткәрләре өчен инструктажлар үткәрелде. Янгын очрагында эвакуация буенча тренировка булды . Бу чаралар зур оешканлык белән узды.
-
Рәхәтләнеп шуабыз! 25.01.2013

Чаңгыда да шуабыз
Чанада да шуабыз.
Шулай чирне куабыз.
Тыштан арып керәбез.
«Әлли-бәлли бәү»не дә
Төштә генә күрәбез.






