МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
| Телефон: | +7(843)-622-44-98 |
| E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
Новости РОО
Башлангыч сыйныф укытучылары семинары
Опубликовано: 08.02.20128 февраль көнне Килдебәк урта мәктәбендә «Башлангыч мәктәптә яңа буын федераль дәүләт стандартлары кертү процессында информацион технологияләр куллану» дигән темага башлангыч сыйныф укытучылары семинары булып узды. Укытучылар игътибарына 1 сыйныфта математика фәненнән «6,7,8,9 саннарын кушу» ( укытучы –Садриева Р.Б.), 2 сыйныфта әдәби уку фәненнән «Канаты бар, оясы юк, ят ояда баласы тук» ( укытучы –Нурмөхәмәтова Г.М.) темасына дәресләр каралды, "Күңелле инглиз теле” (укытучы –Мифтахова А.М.), "Сәнгатьле сөйләм” ( укытучы –Ибраһимова Д.И.) дәрестән тыш эшчәнлек панорамалары, «Уйныйбыз да, укыйбыз да!» (укытучылар –Хәлимова Г.Ф., Фатыйхова А.С.) темасына интеллектуаль уен, класстан тыш чара тәкъдим ителде. Киңәшмә өлешендә Килдебәк урта мәктәбе укытучыларының эшчәнлекләренә, ачык дәресләргә анализ ясалып уңай бәя бирелде.
К списку новостей











