• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А
Телефон: +7(843)-622-44-98
E-Mail: Saba.Roo@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Шакиров Ильфат Фоатович

Новости РОО

Ризаэддин Фәхреддин исемендәге укулар

Опубликовано: 30.01.2012

 

Республикабызның Зәй шәһәрендә  27 нче гыйнвар көнне “Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэддин Фәхреддин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы” дигән темага багышланган IX республикакүләм педагогик укулар оештырылды. Укуларда  Татарстан  Республикасы Министрлар кабинеты, республиканың массакүләм матбугат чаралары вәкилләре, Казан федераль университеты, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәте институты укытучылары, мәктәпләрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары,  укыту-тәрбия эшләре буенча кураторлар, методистлар катнашты. Укуда катнашучылар Зәй муниципаль районы белем учрежденияләре педагогик коллективларының Р.Фәхреддин мирасын белем һәм тәрбия өлкәсендә куллану тәҗрибәләре белән  таныштылар, мастер-класслар карадылар. Галим-мәгърифәтче Р.Фәхреддин хезмәтләрендә күтәрелгән проблемаларның бүгенгесе көндә дә бик актуаль икәнлеге һәм кулланылырга тиешлеге ассызыкланды. Районыбыздан укуларда Саба гимназиясеннән  татар теле укытучылары  Нәҗипова Х.С., Тимершык урта мәктәбеннән Миңнеханова М.Ф., Завод-Нырты урта мәктәбеннән Хафизова Р.Х. лар катнаштылар, тәҗрибә уртаклашуда чыгыш ясадылар.

Районыбыз мәктәпләрендә дә укытучыларыбыз   Р.Фәхреддин хезмәтләрен уңышлы кулланалар.



К списку новостей