• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А
Телефон: +7(843)-622-44-98
E-Mail: Saba.Roo@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Шакиров Ильфат Фоатович

Новости РОО

Музей җитәкчеләре семинары

Опубликовано: 14.12.2011

13 нче декабрь көнне Балалар иҗат үзәгенең актлар залында район мәктәпләренен музей житәкчеләре өчен "Музейларда - халык хәтере” дигән темага чираттагы семинар- кинәшмә булып узды. Бүгенге көндә район мәктәпләренең 19 ында "Туган якны өйрәнү” музейлары эшли. Алар белән туган як тарихы белән кызыксынган, үз эшләрен яратучы чын энтузиастлар, нигездә, мәктәпнең тарих укытучылары җитәкчелек итә. Семинарда республикакүләм укуларда, семинарларда булып кайткан музей җитәкчеләре Валиахметов Ришат Ринат улы (Кадет – интернат мәктәбе), Сөләйманова Найлә Мансур кызы (Эзмә урта мәктәбе), Сафин Илдар Фэтхулла улының (Юлбат урта мәктәбе) кызыклы һәм файдалы чыгышлары тыңланды, музейлар системасындагы соңгы яңалыклар турында әйтелде, музейларны паспортлаштыру. Фикер алышулардан соң, мәктәп музейлары эшендә әле хәл ителәсе мәсьәләләр дә шактый икәнлеге күренде. Шуларның иң мөһиме – музей өчен аерым бүлмәләр булдыру, районыбызның тарихи урыннарын саклау, музей җитәкчеләренә аерым түләү кертү. Кинәшмәдә мәгариф һәм мәдәният ветераны, районыбызнын туган якны өйрәнү музеена нигез салучы, озак еллар анын житәкчесе булып эшләгән Рәйсә Бәдертдин кызы Сиразиева да катнашып, музей җитәкчеләренә үзенең бай тәҗрибәсен җиткерде, киңәшләрен бирде.



К списку новостей