• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А
Телефон: +7(843)-622-44-98
E-Mail: Saba.Roo@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Шакиров Ильфат Фоатович

Новости РОО

Татар теле һәм әдәбияты укутучылары семинары

Опубликовано: 05.12.2011

30 ноябрь көнне  Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  район семинары үтте. Семинар “Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен үстерү, белемнәрен гамәли файдалану” темасына багышланып үткәрелде.  Лесхоз утра мәтәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Төхвәтуллина Ф.Н.  11 нче сыйныфларда С.Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Яшә, борчулы җаным!” дигән  проектлар яклау дәресе үткәрде.  Дәрес югары дәрәҗәдә үтте. Насыйбуллина Л.Ю. “Җәннәт аналар аягы астында” дип исемләнгән сыйныфтан тыш чара үткәрде.  Телевизион тапшыру формасында үткән чара җыр-биюләр белән аралаштырып алып барылды.  Дәрестә һәм сыйныфтан тыш чарада мәгълүмати технологияләрдән нәтиҗәле файдаланылды.

Семинарның пленар өлешендә  белемнәрне күтәрү курсларында укып кайткан укытучылар чыгышы тыңланды. “9 нчы классларда дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек” темасына  Шекше урта мәктәбе укытучысы Зәйнәгиева З.Ф., Явлаштау урта мәктәбеннән Шакирова З.Р., “Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбитяын укыту” темасына Саба гимназиясеннән Нәҗипова Х.С. лар чыгыш ясадылар. “Зирәк тиен” конкурсын үткәрү буенча Саба кадет-интернатының татар теле укытучысы Гайнуллина Л.Ф.  тәфсилләп аңлатты.

Семинарда   татар теле һәм әдәбияты буенча мәгълүмати-методик үзәк методисты Сафина М.Г. катнашты, яңалыклар белән таныштырды .  Һәркемгә иҗат уңышлары теләп  семинар эшен йомгаклады.



К списку новостей