МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
| Телефон: | +7(843)-622-44-98 |
| E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
Новости РОО
28 нче декабрь көнне Балалар Иҗат Үзәгендә чыршы бәйрәме булып узды
Опубликовано: 29.12.201428 нче декабрь көнне Балалар Иҗат Үзәгендә чыршы бәйрәме булып узды. Бәйрәмгә балалар әти-әниләре белән килгәннәр иде. Кыш бабай белән кар кызының юлын адаштырырга теләп, башкаларга начарлык эшләп йөрүче убырлы һәм аның кызы, Горыныч, Иванушка, Матроскин бәйрәм тамашасын башлап җибәрделәр. Барлык юлларында очраган киртәләрне җиңеп, Кыш бабай белән кар кызы балаларны озак көттермичә килеп, балаларга күңелле бәйрәм, күтәренке кәеф бүләк иттеләр. Яңа ел чыршысының утларын кабызып, бәйрәмнең икенче өлеше төрле уеннар белән дәвам итте. Балалар уеннарда бик теләп катнаштылар, әле үзләренең күчтәнәчләрен дә бүләк иттеләр: ел буе өйрәнгән җыр, бию, шигырьләрен башкардылар.
К списку новостей











