МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
| Телефон: | +7(843)-622-44-98 |
| E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
Новости РОО
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары
Опубликовано: 12.12.201412нче декабрь көнне Тимершык урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының "Күпкырлы шәхес формалаштыруда сыйныфтан тыш эшчәнлекнең әһәмияте” дигән темага район семинары үтте. Семинарның беренче көн тәртибендә, ике төркемгә бүленеп, сыйныф сәгатьләре һәм өстәмә белем бирү түгәрәкләре, “Театр студиясе” тарафыннан Т.Миңнуллинның “Кулъяулык” әсәре тәкъдим ителде.
Икенче көн тәртибе буенча,
Тимершык урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нәҗипова Хәлимә Сәхәбетдин кызы мәктәптә сыйныфтан тыш эшчәнлекне оештыруның әһәмияте хакында тәҗрибә уртаклашты.
Шәмәрдән лицее педагог-оештыручысы Шамиева Феруза Хабидҗан кызы укыту – тәрбия процессы һәм волонтерлык эшчәнлеген бердәмлеге турында чыгыш ясады.
Район мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Шәфыйкова Гөлнар Илдар кызы 2014-2015нче уку елының I яртыеллыгы нәтиҗәләре, алда торган бурычлар хакында хәбәр итте.
К списку новостей











