• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А
Телефон: +7(843)-622-44-98
E-Mail: Saba.Roo@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Шакиров Ильфат Фоатович

Новости РОО

Экологик атналык

Опубликовано: 31.10.2011

 

 Кешеләргә матурлыкны,
Сый- хөрмәтне биргән Ходай.
Тик кешеләр табигатькә
 Нигә игътибарсыз болай?
       Әйе, бүгенге көндә экология проблемасы көнүзәк мәсьәлә булып тора. Шунлыктан экологик тәрбия бирүне иң кече яшьтән үк башларга кирәк. Бу проблема буенча безнең "Кыңгырау” балалар бакчасы коллективы эзлекле эш алып бара. Менә бу уку елында да экологик атналык башланып китте. Балалар белән "Сөмбелә” бәйрәме үткәрдек, паркта "Көзге уен, көзге кросс” исеме астында күңел ачу, спорт уеннары уйнатылды, "Көзге матурлык” рәсем конкурсы, зурлар төркеме һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары арасында "Күбәләк” һәм "Коңгыз” командаларына бүленеп КВН үткәрелде.Алар программа буенча үтәргә тиешле биремнәр, педагогик ситуацияләр, дидактик уеннар, экологик чылбыр төзү һ.б.лар аша көч сынаштылар. Дуслык җиңде. Зурлар төркеме балалары " Җырлап узган җәй” театры куйдылар.
       Тәрбиячеләрнең дә белемнәрен арттырып инновацион технологияләр белән таныштырып тору кирәк. 27 октябрь көнне тәрбиячеләр өчен "Экологик тәрбия” темасына семинар үткәрдек.
     Беренче көн тәртибе буенча мин үзем төзегән "Яшь эколог” программасының эш нәтиҗәләре белән таныштырдым. Программа үзебезнең мөхиткә яраклаштырып төзелде. Балаларга, тәрбиячеләргә, әти- әниләргә экологик белем бирү максаты куелды. Бу программа буенча берничә ел эшләп шактый гына уңышларга да ирештек. "Яшь эколог” программасы республика буенча III урынга лаек булды. Шулай ук балалар бакчасы республика буенча "Җир хартиясе” дипломы белән 2 ел рәттән бүләкләнде, Бөтенроссия экологик марафонында катнашып диплом белән бүләкләндек.
     Икенче көн тәртибе буенча тәрбияче Муллахметова Тәслимә Камиловна "Экологик тәрбия бирүдә инновацион алымнар” темасына чыгыш ясады. Ул экологик экспериментлар , экологик әкиятләр, экологик проектлар, мастер- класслар, төрле мультмедиа куллану үзенчәлекләрен ныклап аңлатты.
     Өченче көн тәртибе буенча Гарипова Гөлнур Равилевна эшлекле уен үткәрде. "Тиенкәй” һәм "Куянкай” командаларына бүленеп тәрбиячеләр экологик тәрбиянең методикасы буенча сорауларга, педагогик ситуацияләргә, балалар еш бирә торган сорауларга җавап бирделәр, блиц- турда да сынатмадылар. Һәр ике команда да бик актив булдылар.
    Билгеле инде, балаларга экологик тәрбия бирү гаиләләр белән бергә кулга- кул тотынып эшләгәндә генә нәтиҗәле була. Безнең балалар бакчасы әти- әниләре бик активлар. "Көзге муллык” күргәзмәсен искиткеч итеп оештырдылар. "Бакчабызга матур гөлләр” күргәзмәсендә актив катнаштылар. Һәр елны Лесхозның "Урман” музеена, дендрологик бакчага бергәләп экскурсияләр оештырабыз. Экологик атналык "Яшел докторлар” театры белән тәмамланачак.
      Атналык бетү белән генә генә әле экологик тәрбия бирү туктамый, ел дәвамында бакчабызда семинарлар, мастер- класслар үткәреләчәк, ноябрь аенда узачак эти- эниләр конференциясендә дә бу тема яктыртылачак, төркем җыелышлары үткәрелә, төрле буклетлар ясала, үзебезнең бакчаның "Кыңгырау” газетасында чыгышлар басылачак. Үзебезнең туган як табигатенә мәхәббәт тәрбиялик, чисталыкны саклыйк!
                                                                                                Өлкән тәрбияче Халитова Флюзия Рафаиловна.


К списку новостей