МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
| Телефон: | +7(843)-622-44-98 |
| E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
Новости РОО
Мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы
Опубликовано: 18.09.201416-17 нче сентябрь көннәрендә Байлар Сабасында мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы булып үтте. Икенче ел үткәрелүче әлеге ярышка укытучылар ныклап әзерләнеп, яңа көчләр туплап килгәннәр. Алар үз көчләрен йөгерү, озынлыкка сикерү, пневматик коралдан ату, гер күтәрү, йөзү, кул көрәше, биеклеккә сикерү, канат тарту төрләрендә сынадылар. Гомумкоманда зачетында беренче урынга Саба гимназиясе командасы ия булды һәм күчмә кубокны икенче ел рәттән үзендә калдырды. Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем бирү мәктәп-интернаты икенче, Тимершык урта мәктәбе өченче урынга лаек булдылар. Җиңүчеләргә грамота, акчалата бүләк һәм спорт җиһазлары алу мөмкинлеге бирүче сертификат тапшырылды.
К списку новостей











