МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
| Телефон: | +7(843)-622-44-98 |
| E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
Новости РОО
Хәрби – патриотик юнәлештәге ачык ярышлар
Опубликовано: 20.10.201114-15 октябрь көннәрендә Баулы шәһәрендә мәктәп укучылары арасында “Туган илне сакларга әзерлән!” (“Готовимся Родине служить!») дип исемләнгән хәрби – патриотик юнәлештәге ачык ярышлар булып үтте. Анда Балалар иҗат үзәгенең “Патриот” берләшмәсендә шөгыльләнүче укучылар командасы, Саба гимназиясе тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Хайриев Илнур Зөфәр улы җитәкчелегендә катнашып кайттылар. Ярышлар Баулы муниципаль районы “Укучылар йорты” автоном белем бирү учреждениесе базасында үтте. Укучылар, 2 көн дәвам иткән ярышларда, төрле турларда үзләрен сынадылар: иҗади чыгыш ясау, команда белән таныштыру, хәрби газеталар нәшер итү, туризм, спорт ярышлары. Республиканың төрле төбәкләреннән килгән 8 команда арасында БЕЗНЕКЕЛӘР 3 урынга лаек булып, районыбызга җиңү белән кайттылар. Аларны чын күңелдән тәбриклибез һәм уңышлар телибез.
К списку новостей











