МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
| Телефон: | +7(843)-622-44-98 |
| E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
Новости РОО
Мөгаллимнәр бәйрәме
Опубликовано: 10.10.2011
Укытучылар бәйрәме уңаеннан 8 октябрь көнне районның педагогик коллективлары район үзәгендә урнашкан Спорт – мәдәният үзәгенә җыелды. Мөгаллимнәрне профессиональ бәйрәмнәре белән муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Гасимов Равил Мөбәрәкович тәбрикләде, аларга үзенең иң матур теләкләрен җиткерде. Бәйрәмнең беренче өлеше күңелле стартлар белән башланып китте. Мәктәп җитәкчеләреннән, аларның урынбасарларыннан, укытучылардан торган 12 команда җитезлектә, өлгерлектә көч сынашты. Киләчәктә дә спорт белән дуслыкны өзмәскә, дигән теләк белән бәйрәмдә катнашучы һәркемгә бассейнга талоннар бүләк ителде.
Бәйрәмнең икенче өлешендә муниципаль район башлыгы Минниханов Рәис Нургалиевич районның педагогик коллективларын кайнар котлады, һәм иң алдынгы мөгаллимнәргә бүләкләр, премияләр тапшырды. Шулай ук бәйрәмдә ярдәмче хуҗалыкны үстерү һәм мәктәп яны тәҗрибә участоклары эшчәнлеге буенча алдынгы мәктәпләр, балаларның җәйге ялын, сәламәтләндерү һәм мәшгульлек эшен нәтиҗәле оештырган мәктәп җитәкчеләре билгеләп үтелде. Аларны мәгариф бүлеге җитәкчесес Шакиров Илфат Фоатович котлап, үзенең матур теләкләрен җиткерде. Мөгаллимнәр бәйрәме күңелле чәй өстәле артында дәвам итте.
К списку новостей











