МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
| Телефон: | +7(843)-622-44-98 |
| E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
Новости РОО
20 нче майдан Республикакүләм "Наркотикларсыз тормыш” акциясе башлана
Опубликовано: 16.05.2014Мәктәпләрдә 20 нче майдан 26 июньгә кадәр "Наркотикларсыз тормыш” акциясе үтәчәк. Акциянең максаты булып, укучыларда психоактив матдәләр куллану һәм таратуны кисәтү, аңа карата тискәре караш тәрбияләү, наркотикларга бәйлелек барлыкка килүне кисәтү, үз-үзеңне тота белү, үз тәртибеңне үзең көйләү, сәламәт тормыш рәвеше алып бару күнекмәләрен үстерү; гаилә һәм әйләнә-тирә мохит тәрбиясе тирәлегендә яшүсмернең шәхесара мөнәсәбәтләрен җайга салуда ярдәм итү тора. 26 июнь – Халыкара наркотиклар һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Акция алдыннан мәктәпләрдә укытучылар, методик берләшмәләр катнашында утырыш булып узды. Биредә "Наркотикларсыз тормыш” айлыгын үткәрү планы каралды һәм расланды, укытучыларга әлеге айлык кысаларында үткәреләчәк чаралар турында хәбәр ителде, аларның планнары белән танышылды. Шулай ук тәрбия сәгатьләре үткәрү өчен темалар тәкъдим ителде."Аноним мөрәҗәгатьләр өчен” йозаклы тартмалар һәр мәктәптә бар. Шулай ук мәктәпләрдә наркотикларның зарары, укучыларны кисәтү буенча стендлар яңартылды.Көн кадагында торган әлеге проблема өстендә мәктәпләрдә эш айлык вакында гына түгел, ә уку елы дәвамында да алып барыла.
К списку новостей











