МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
| Телефон: | +7(843)-622-44-98 |
| E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
Новости РОО
"Ел сыйныф җитәкчесе” бәйгесе
Опубликовано: 13.02.2014Тәрбия процессында сыйныф җитәкчесенең статусын күтәрү, аларның иҗади активлыгын үстерү, класстан тыш эшчәнлекнең эчтәлеген яңарту максатыннан даими "Ел сыйныф җитәкчесе” бәйгесе үткәрелеп килә.Быел әлеге бәйгедә районыбызның 22 сыйныф җитәкчесе катнашты. Конкурс таләбе нигезендә, сыйныф җитәкчеләре үзләренең эш тәҗрибәләрен яктырткан портфолио һәм дәрестән тыш үткәрелгән чараның видеоязмасын оештыру комитетына тапшырдылар.Һәр сыйныф җитәкчесенең эш тәҗрибәсе анализланды, бәяләнде.Бәйгенең нәтиҗәләре буенча, беренче урынга Шәмәрдән лицееннан Сөнгатуллина Гөлнур Равилевна,икенче урынга Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем бирү мәктәп-интернатыннан Байкеева Гөлнур Габделгазизовна, Саба гимназиясеннән Шакирова Лилия Салихҗановна өченче урынга лаек булды.Бәйгенең җиңүчеләре Сөнгатуллина Гөлнур Равилевнаның, Байкеева Гөлнур Габделгазизовнаның зона этабында да уңышлы чыгыш ясауларын телибез!
К списку новостей











