МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
| Телефон: | +7(843)-622-44-98 |
| E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
Новости РОО
Тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча секция эше
Опубликовано: 23.08.2011Район педагогларының традицион август киңәшмәсе кысаларында 18,19 августта Шәмәрдән гимназиясендә тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча секция эше оештырылды. Сексия эшенең беренче көнендә тормыш именлегендә актуаль булган проблемаларга чыгышлар ясалып, аларга җавап табып уртак фикер тудырылды. Ә секция эшенең икенче көне практик дәресләр күрсәтү белән дәвам итте. Көннең икенче яртысында, хәрби уен кагыйдәләрен искә төшерү һәм тормыш иминлеге фәне укытучыларының осталыкларын арттыру максатыннан, АК сүтеп җыю, винтовкадан ату, турникта тартылу, 100 метрга йогерү буенча узара ярышлар узды. Cекция эше барышында мәгариф бүлеге җитәкчесе И.Ф. Шакиров чыгышы тыңланды. Шулай ук РВК вәкиле Р.Х. Фаттахова фикерләрен җиткерде. 2010/2011 уку елына нәтиҗә ясалды, киләсе уку елына бурычлар йөкләнде, шулай ук ярышта җиңүчуләр бүләкләнелде.
К списку новостей











