• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А
Телефон: +7(843)-622-44-98
E-Mail: Saba.Roo@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Шакиров Ильфат Фоатович

Новости РОО

Иң яхшы өстәмә белем бирү мөгаллимнәрен ачыклау бәйгесе

Опубликовано: 07.02.2014

     "Иң яхшы өстәмә белем бирү мөгаллиме» район бәйгесенең финал этабы бүген, 7нче февраль көнне, мастер – класслар күрсәтү тәртибендә үтте. Мөгаллимнәр Тимершык урта мәктәбе базасында мастер – класс үрнәкләре тәкъдим иттеләр. Өстәмә белем бирүдә нәтиҗәле хезмәт куючы педагог-остазларыбыз бишәү иде. Тимершык урта мәктәбе укучылары Сәләтле балалар мәктәбе хореографы Насибуллина Миләүшә Гайфулловнадан рус халык элементларын кертеп марш өйрәнсәләр, Завод-Нырты урта мәктәбенең бадминтон түгәрәге җитәкчесе Зарипова Гөлнара Хамитовна үткәргән мастер-класстан яшь бадминтончы белергә тиешле төп күнекмәләрне үзләштереп чыктылар.
Кул эшләре буенча өч мастер-класс тәкъдим ителде. Балалар иҗат үзәгеннән Касымова Эльмира Кеняшевна декупаж, Саба гимназиясеннән Газизова Ләйлә Равилевна глинопластика, Шәмәрдән лицееннан Хуснутдинова Румия Рафитовна табигый тукымалардан курчаклар ясау серләренә төшендерде.



К списку новостей