МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
| Телефон: | +7(843)-622-44-98 |
| E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
Новости РОО
Математика укытучылары семинары.
Опубликовано: 23.01.201423 январь көнне Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Математик белем сыйфатын күтәрүдә интерактив технологияләр куллану" дигән темага математика укытучыларының район семинары үтте. Семинар кысаларында математика укытучысы Вильданова Ә.Г. 8 сыйныфта "Квадрат тигезләмә төшенчәсе. Тулы булмаган квадрат тигезләмәләр" дигән темага дәрес уздырды. Укыту эшләре буенча директор урынбасары, математика укытучысы Габделхаева Р.Р. 9 нчы сыйныф укучыларын дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү буенча мастер-класс күрсәтте, "Математика укытучысының үз белемен күтәрү өстендә эшчәнлеге" дигән темага чыгыш ясады. Математика укытучысы Ильясова Р.Г. 11 нче сыйныф укучыларын бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү буенча мастер-класс күрсәтте, квалификация күтәрү курсларында алган яңалыклары белән уртаклашты. Мәгариф идарәсе методисты Давлетшина Г. Ф. районның гомумбелем бирү учреждениеләрендә математика укытуның торышына анализ ясады, алда торган бурычларга тукталды.
К списку новостей











