МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
| Телефон: | +7(843)-622-44-98 |
| E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
Новости РОО
Информатика һәм МКТ укытучылары семинары.
Опубликовано: 17.01.201416 январь көнне Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында информатика һәм МКТ укытучылары өчен район күләмендә "Информатика һәм МКТ фәненнән укучыларны дәүләт имтиханнарына әзерләү” дигән темага семинар уздырылды. Семинар кысаларында мәктәп директоры Шаймарданов А.Н. мәктәптә укыту-тәрбия процессын оештыру үзенчәлекләре буенча чыгыш ясады. Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбенең югары квалификацион категорияле информатика һәм МКТ укытучысы Галиева Г.М. "Логик тигезләмәләр системасын чишү” дигән темага дәрес-тренинг уздырды, укытучы эшчәнлегендә интернет мөмкинлекләрен файдалану буенча чыгыш ясады, эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Саба гимназиясенең I квалификацион категорияле информатика һәм МКТ укытучысы Галихузина Г.Ф. "Информатика һәм МКТ фәненнән дәүләт йомгаклау аттестациясе биремнәрен чишү” темасына чыгыш ясады. Мәгариф идарәсе методисты Давлетшина Г.Ф. КЕГЭ (апробация) нәтиҗәләре белән таныштырды, район олимпиадасына нәтиҗә ясап җиңүчеләргә грамоталар тапшырды, алда торган бурычларга тукталды.
К списку новостей











