• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А
Телефон: +7(843)-622-44-98
E-Mail: Saba.Roo@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Шакиров Ильфат Фоатович

Новости РОО

Технология укытучыларының район семинары

Опубликовано: 14.04.2025

14 нче апрель көнне Икшермә кадет мәктәп-интернатында технология укытучылары өчен “Технология дәресләрендә пилотсыз очкыч аппаратлары: теориядән практикага кадәр” дип исемләнгән район семинары уздырылды.

    Семинар кысаларында технология укытучысы Хасанов И.И. “Мультикоптер аппаратларын конструкцияләү” темасына ачык дәрес һәм мастер-класс уздырды. Укучылар һәм укытучылар өчен кызыклы һәм файдалы булган бу чарада катнашучыларга мультикоптерларның конструкциясе, эшләү принциплары һәм аларны куллану мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук, Сиденко В.М. тегү технологияләре куллану буенча мастер-класс үткәрде. Ул катнашучыларга заманча тегү ысуллары һәм материаллары турында сөйләде, практик күнегүләр үткәрде.

   Түгәрәк өстәл өлешендә методист Гайнуллина Л.Ф. технология укытудагы яңалыклар белән таныштырды.    Семинар барышында төрле бәйгеләрдә катнашкан, квалификация күтәрү курсларында булып кайткан укытучыларның чыгышлары тыңланды. Алар үз тәҗрибәләре белән уртаклашып, укыту процессын яхшырту өчен яңа идеяләр тәкъдим иттеләр.

    Семинар нәтиҗәсендә укытучылар арасында тәҗрибә уртаклашу, яңа белемнәр алу һәм технология укытуда инновацион методикаларны куллану буенча фикер алышу булды.



К списку новостей