• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А
Телефон: +7(843)-622-44-98
E-Mail: Saba.Roo@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Шакиров Ильфат Фоатович

Новости РОО

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары

Опубликовано: 07.04.2025

7 нче апрель көнне Эзмә урта мәктәбе базасында Саба муниципаль районының тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен "Тарих һәм җәмгыять белеме аша патриотизм: дәресләр һәм дәрестән тыш эшчәнлек" темасына практик юнәлешле семинар-киңәшмә узды. Семинар кысаларында Эзмә урта мәктәбенең югары категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сөләйманова Наилә Мансур кызы 7нче сыйныф укучылары белән җәмгыять белеменнән ачык дәрес,  мәктәп укучылары һәм укытучылар "Тарих - кичә, бүген, иртәгә..." дип аталган сыйныфтан тыш чара күрсәттеләр.

      Шулай ук семинар барышында укытучылар Көек авылында урнашкан туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Музейның экспонатлары байлыгы белән сокландырды, халкыбызның үткәненә алып кайтты. Музейда урын алган тарихи предметлар, документлар һәм фотосурәтләр, безнең милләтнең мәдәни мирасын һәм традицияләрен чагылдыра. Укытучылар, музей экспонатларын карап, үзләренең белемнәрен киңәйттеләр, районыбызның мөһим вакыйгалары һәм шәхесләре турында яңа мәгълүматлар алдылар. Шулай ук, музей хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән экскурсия вакытында, катнашучыларга тарихи вакыйгаларның әһәмияте һәм аларның бүгенге көндәге патриотик тәрбиягә йогынтысы турында кызыклы фактлар һәм мәгълүматлар тәкъдим ителде. Бу тәҗрибә, укытучыларга тарихны өйрәнүнең мөһимлеген һәм патриотизмны формалаштыруда музейның ролен аңларга ярдәм итте.

      Бүгенге семинар фикер алышу, аралашу һәм идеяләр белән уртаклашу өчен мөһим мәйданчык булды, һәм ул кызыклы, эшлекле узды.



К списку новостей