МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
| Телефон: | +7(843)-622-44-98 |
| E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
Новости РОО
Технология укытучылары семинары.
Опубликовано: 27.12.201319нчы декабрь көнне Мичән урта мәктәбендә технология укытучыларының "Технология дәресләрендә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү” дигән темага семинар-киңэшмэ булып узды. Семинарда беренче чара итеп "Фетрдан чәчәк рәвешендә брошка, чәч кыстыргычы ясау” турында ачык дәрес карап үтелде. Мастер – классны технология укытучылары бик кызыксынып карадылар, чөнки бу дәрестә фетр материалдан чәчәк ясау технологиясен өйрәнер өчен эскизлардан файдалану, эшләп карау мөмкинчелеге бар иде. Бу көнне белем йортын укучылар тарафыннан әзерләнгән кул эшләре кургәзмәсе бизәде.
Алдагы план нигезендә мәктәп укучылары тырышлыгы белән әзерләнгән "Авылыбыз уңганнары” дип исемләнгән ачык чара каралды. Ул килгән кунакларның куңеленә бик хуш килде. Шулай ук мәктәп директоры Равил Миннахматович Мичән урта гомуми белем бирү мәктәбендэ укыту-тәрбия эшенең торышы белән таныштырды. Семинар район методик берләшмә утырышы белән тәмамланды. Бу утырышта ачык дәрескә һәм класстан тыш чарага анализ бирелде, методик берләшмә эчендәге яңалыклар, олимпиада нәтиҗәләре буенча фикер алышу, мәгълүмати-методик узәкнең эш планындагы яңалыклар, норматив документлар белән таныштырылды.
К списку новостей











