МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
| Телефон: | +7(843)-622-44-98 |
| E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
Новости РОО
Китапханәчеләр семинары
Опубликовано: 26.12.201317 декабрь көнне Корсабаш урта мэктэбендэ "Информацион культура тәрбияләүдә мәктәп китапханәсенең төп юнәлешләре” дип аталган темага китапханәчеләр семинары булып узды. Киңәшмә Корсабаш урта мәктәбе китапханәчесе Зөлфия Рашатовнаның шушы темага кагылышлы чыгышы белән башланып китте. Шулай ук семинар барышында бу уку елында юбилейлары булачак язучыларның туган көннәре уңаеннан уздырылачак чаралар, киләсе яртыеллыкка газета-журналларга язылу, мәктәп укучыларының нинди китапларны яратып укулары турында фикер алышулар булды. Җыелышта китапханәчеләр шулай ук "Яраткан язучыларыбыз” дигән темага бик кызыклы кичә дә карап уттеләр. Мәктәп укчыларының көче белән оештырылган "Дуслык белән көчле без” дип исемләнгән концерт кигән кунакларның күңелләренә хуш килде. Семинар түгәрәк өстәл артындагы киңәшмә өлеше белән тәмамланды. Китапханәчеләр узләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, бер-берсе белән фикер алыштылар. Әлеге очрашуда килгэн кунаклар рухи азык һәм файдалы мәгълумат алып китте.
К списку новостей











