• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А
Телефон: +7(843)-622-44-98
E-Mail: Saba.Roo@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Шакиров Ильфат Фоатович

Новости РОО

«Татарстан урманнарын саклыйк!»

Опубликовано: 31.05.2011

«Татарстан урманнарын саклыйк!» дип аталган V республикакүләм ачык конкурста районыбызның төрле мәктәпләреннән укытучылар һәм укучылар үз эшләре белән катнашканнар иде. Анда «Минем Татарстанымның гүзәл урманнары» (рәсемнәр, листовкалар, газеталар, табигый материалдан эшләнмәләр), «Әдәби иҗат», «Табигать яңа форматта» (компьютер презентацияләре и видеороликлар), «Укытучыларның методик эшкәртмәләре», «Халыкара урманнар елына багышланган урман һәм экология проектлары» номинацияләре буенча эшләр каралды.

Җиңүчеләр 28нче май көнне Казан шәһәренең 141нче урта мәктәбендә урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан үткәрелүче бүләкләнү тантанасында катнаштылар: «Рәсем» номинациясендә - «Минем Татарстанымның гүзәл урманнары» - Нотфуллин Илназ - 1 урын (Тимершык урта мәктәбе, укытучысы - Габтрахимов Марат Наилевич), Зәйнәгыева Зәлинә – 3 урын (Шекше урта мәктәбе, укытучысы - Гарипова Алсу Рәшитовна); «Газета» номинациясендә - «Г.Тукай китаплары буенча сәяхәт» - Шәмсетдинова Айсинә - 3 урынга (Сабабаш төп мәктәбе, укытучысы – Мөхәрләмова Зөбәрҗәт Маликовна); «Табигать яңа форматта» (компьютер презентацияләре и видеороликлар) номинациясендә – Галихуҗин Инсаф (2 нче номерлы Саба урта мәктәбе, укытучысы Галихуҗина Гөлназ Фәридовна) һәм «Фотографияләр» номинациясендә – Шәймиев Булатлар кызыксындыру бүләгенә (Завод – Нырты, укытучысы Шәймиева Айгөл Таһировна) ия булдылар. Киләчәктә дә укучылар һәм укытучыларга уңышлар телибез!



К списку новостей