• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А
Телефон: +7(843)-622-44-98
E-Mail: Saba.Roo@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Шакиров Ильфат Фоатович

Новости РОО

Балаларга өстәмә белем бирү системасының 95 еллыгы уңаеннан тантана

Опубликовано: 14.12.2013

2013 нче елның 13 декаберендә Яр Чаллы шәһәренең балаларга өстәмә белем бирү Муниципаль Автономияле мәгариф учреждениясе «1 нче шәһәр балалар һәм яшүсмерләр иҗат сараенда» балаларга өстәмә белем бирү системасының 95 еллыгы унаеннан тантаналы чара үткәрелде.
       Әлеге чарада мәгариф идарәләренең тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасарлары, балаларга өстәмә белем бирү учрежденияләре җитәкчеләре, өстәмә белем бирү укытучылары, Татарстан Республикасының өстәмә белем бирү системасы ветераннары катнаштылар.
Тантана өлешендә ТР һәм РФ грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
 

Саба районыннан делегатлар: 

1.     Шәфыйкова Гөлнар Илдар кызы – мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары

2.     Әхмәтвәлиева Алия Ренат кызы – «Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге» директоры

3.     Хафизов Фидан Миннехәт улы – «Балалар иҗат үзәге» директоры

4.     Котдусов Габид Хуснулла улы – «Саба гимназиясе»нең өстәмә белем бирү мөгаллиме

5.     Карамов Айдар Рафаил улы – «Кызыл-Мишә төп мәктәбе»нең өстәмә белем бирү мөгаллиме

6.     Хадиева Гөлнар Рөстәм кызы - «Балалар иҗат үзәге»нең өстәмә белем бирү мөгаллиме

7.     Сафиуллина Раилә Дамир кызы - «Балалар иҗат үзәге»нең бүлек мөдире

8.     Газизова Ләйлә Равил кызы - «Саба гимназиясе»нең өстәмә белем бирү мөгаллиме

9.     Зиннурова Фаягөл Габдрахман кызы - ветеран 

     Тантанада «Балалар иҗат үзәге» директоры Хафизов Фидан Миннехәт улына ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан робот техникасы комплектларына сертификат тапшырылды. 

    «Саба гимназиясе»нең өстәмә белем бирү мөгаллиме Котдусов Габид Хуснулла улы ТР уйлап табучылары һәм рацонализаторлары җәмгыятенең Почет грамотасына лаек булды.

     Хөрмәтле ветераныбыз, районыбызда өстәмә белем бирү һәм балалар хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес  Зиннурова Фаягөл Габдрахман кызы да республика сәхнәсендә хөрмәтләнде.

Районыбыздагы барлык өстәмә белем бирү мөгаллимнәрен бәйрәм белән котлыйбыз! 

Иҗади уңышлар телибез!



К списку новостей