МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
| Телефон: | +7(843)-622-44-98 |
| E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
Новости РОО
Яшь сыйныф җитәкчеләре өчен семинар
Опубликовано: 30.11.201329 нчы ноябрь көнне Завод-Нырты урта гомуми белем бирү мәктәбендә яшь сыйныф җитәкчеләре катнашында семинар үткәрелде. Семинар тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Е.В.Хасанованың “Что такое конфликт? Как его избежать” темасына мастер – класс үткәрүе белән башланды. 3нче һәм 8 нче сыйныф җитәкчеләре тарафыннан “Утром зарядка -здоровье в порядке”, “Как жить в мире с родителями” темаларына сыйныф сәгатьләре күрсәтелде. Динамик паузаларда укучылар төркемнәрдә эшләделәр. Соңыннан, “Акча...яхшымы, начармы?” темасына сыйныф сәгатен татар теле һәм әдәбияты укытучысы - Р.Х.Хафизова үткәрде. Сыйныф сәгатьләре сайланган темаларның актуаль булулары белән җанлы һәм уңышлы үтте. Семинар түгәрәк өстәл артында сыйныф сәгатьләренә анализ, уй-фикерләр уртаклашу белән тәмамланды.
К списку новостей











