• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А
Телефон: +7(843)-622-44-98
E-Mail: Saba.Roo@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Шакиров Ильфат Фоатович

Новости РОО

Татар теленнән XI халыкара олимпиада

Опубликовано: 22.04.2024

17-20 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә татар теленнән XI халыкара олимпиада  булып узды.  Олимпиадада 5 чит илдән, Россиянең 27 төбәгеннән һәм республика мәктәпләреннән килгән 500 укучы һәм студент көч сынашты. Бәйге кысаларында укучылар татар теле, әдәбият, татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча язма рәвештә һәм телдән биремнәр үтәделәр, «Татарстан - фән һәм мәгълүмати технологияләр теле» яки «Гаилә - буыннарның өзлексез элемтәсе» дигән темаларга проект эшләре якладылар. Шул өч турның нәтиҗәләре нигезендә 3 гран-при иясе, 20 җиңүче һәм 77 призер билгеләнде.

   Халыкара олимпиадада Саба районыннан республика этабында призлы урыннар яулаган 25 укучы катнашты. Шулардан Югары Симет урта мәктәбе укучысы Имамиева Нәфисә һәм Килдебәк урта мәктәбе укучысы Махмудов Мусо олимпиада җиңүчеләре, түбәндәге укучылар призлы урыннарга ия булды:

  -Гибадуллина Камилә (укытучысы Һадиева Г.Ә.), Шекше төп мәктәбе

  -Идиятова Ильвина (укытучысы Шәмсетдинова Л.Т.), Сәләтле балалар мәктәбе

  -Багманова Фирүзә (укытучысы Мусина Җ.Х.), Шытсу төп мәктәбе

  -Гайнетдинова Алинә (укытучысы Мөхәрләмова З.М.), Сабабаш төп мәктәбе

  -Фархуллина Язилә (укытучысы Гарафиева М.И.), Икшермә кадет мәктәп-интернаты

  -Саломова Әмирә (укытучысы Шарифуллина К.Ф.), Икшермә кадет мәктәп-интернаты

   Җиңүче укучыларны һәм аларның укытучыларын котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.



К списку новостей