• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А
Телефон: 8(84362)2-44-98
E-Mail: Saba.Roo@tatar.ru, roosaba@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Шакиров Ильфат Фоатович

Новости РОО

Саба урта мәктәбендә район мәктәпләре укучылары өчен ифтар мәҗлесе үткәрелде

Опубликовано: 09.04.2024

Изге Рамазан аенда мәктәп укучылары өчен район күләмендә зур ифтар мәҗлесе быел икенче тапкыр үткәрелде. Узган елгысында 300 укучы катнашкан булса, быел аларның саны 500гә якынлашты. Бала гаиләдәге, әйләнә-тирә мохиттәге дини тәрбияне күреп, белеп, аңлап үсә икән, аның күңелендә явызлыкка урын калмый дигән сүз. Тәрбияле бала гаиләнең дә, мәктәпнең дә йөзе. Менә шундый укучылар җыелган иде Саба урта мәктәбендә үткәрелгән ифтар мәҗлесенә. Мәҗлес Саба гимназиясе укучылары, бертуган Сафия, Аишә һәм Камол Камоловларның Коръән укулары белән башланып китте. Аннары район мөхтәсибәте тарфыннан Саба Җәмигъ мәчетендә Казандагы “Саба якташлары” иҗтимагый оешмасы инициативасы белән егет-кызлар арасында үткәрелгән азан әйтү һәм вәгазь сөйләү бәйгесе җиңүчеләре чыгыш ясады. Мәҗлес Саба мөхтәсибәтенең мөслимәләр берлеге җитәкчесе Ильмира Илфир кызы Галимуллина тарафыннан Рамазан аеның үзенчәлекләре, динебезнең нигезләре турындагы сорауларны үз эченә алган викторина белән дәвам итте. Укучылар үзләренең тирән белемле икәнлекләрен күрсәттеләр, дөрес җавап бирүчеләргә бүләкләр дә өләшенде. Районыбыз мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов чыгышыннан соң, азан әйтелеп, җәмәгать намазы укылды һәм укучылар “Аш-су” җәмгыяте тарафыннан әзерләнгән мул табын янына урнаштылар. Район мәгариф идарәсе һәм район хакимияте тарафыннан оештырылган ифтар мәҗлесе күңелләрдә Рамазан аеның матур вакыйгасы булып урын алды. 



К списку новостей