МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
| Телефон: | +7(843)-622-44-98 |
| E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
Новости РОО
Киңәшмә
Опубликовано: 18.05.201118 нче май көнне Балалар иҗат үзәгендә укучыларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча мәктәп директорлары һәм лагерь начальникларының киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И.Котдусов, мәгариф бүлеге начальнигы И.Ф. Шакиров, мәшгульлек үзәге җитәкчесе Д.Р. Габтерахманов һәм ведомствоара комиссиянең башка әгъзалары катнашты.
Кинәшмәдә укучыларның ялын һәм хезмәтен нәтиҗәле итеп оештыру, сәламәтлекләрен ныгыту, тиешле санитар таләпләрне төгәл үтәү, укучыларның туклануын оештыру, авыр тормыш шартларында яшәүче укучылар белән эзлекле эш алып бару һәм башка төр оештыру мәсьәләләре каралды, сорауларга җаваплар бирелде.
Мәктәп яны, хезмәт һәм ял лагерьларын агымдагы елның 1 нче июненнән, “Кояшкай” сәламәтләндерү лагереның 1 нче сменасын 4 июньнән ачу планлаштырыла.
К списку новостей











