МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
Телефон: | 8(84362)2-44-98 |
E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru, roosaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
Новости РОО
Музейлар - тарих көзгесе
Опубликовано: 22.02.2024Үткәнен белмәгәннең - киләчәге юк, ди бит халык мәкале дә. Саба урта мәктәбе базасында ачылган хәрби-диңгез флоты музеендагы экспонатлар белән танышкач, моның шулай икәненә тагын бер кат инанасың. Әлеге музей үз эшчәнлеген 2006нчы елда якташыбыз, су асты көймәсендә хезмәт иткән старшина Риталий Валентин улы Мәрданов инициативасы белән хәзерге Сабаның сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатында башлаган иде. Бүген исә ул тагын да тулыландырылып, яңартылып, хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән районыбыз ир-егетләрен бергә җыйнап, тантаналы шартларда үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Тантанада катнашучыларны район башлыгы урынбасары Расих Рәхимҗан улы Закирҗанов, “Казан” атом су асты көймәсендә хезмәт иткән икенче ранг капитаны, “Татарстан Республикасының Диңгез җыены” иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Гаптелхәмид Мәннәф улы Абдуллаҗанов сәламләде һәм музей белән танышырга килүчеләрнең күп булуын теләде. Ишектәге лента киселгәннән соң, ветераннар музей залына үтте, яшьлек хатирәләрен яңартты. Яшь буында туган илгә карата ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүдә музей тиешле үз ролен уйнар дигән ышанычта калабыз.
К списку новостей