• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А
Телефон: 8(84362)2-44-98
E-Mail: Saba.Roo@tatar.ru, roosaba@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Шакиров Ильфат Фоатович

Новости РОО

Һөнәри юнәлеш бирү – заман таләбе

Опубликовано: 15.02.2024

Олы Шыңар урта мәктәбе базасында “Саба муниципаль районы гомумбелем бирү оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү минимумын гамәлгә ашыру” темасына район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашында семинар үткәрелде. Семинар эшчәнлеге барышында мәктәптә һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге класстан тыш чара, күргәзмә, ярминкә, мастер-класслар аша яктыртылды. 15нче февраль - Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылуга 35 ел тулу уңаеннан, мәктәпнең юнармиячеләр сафы тагын да тулыланды. Аларга таныклыкларны Әфганстандагы сугыш инвалидлары һәм ветераннары республика берлегенең Саба районындагы территориаль бүлеге җитәкчесе Илшат Зиннур улы Әхмәтшин, бүлек әгъзалары һәм махсус хәрби операциядә катнашучы, бүгенге көндә туган авылына ялга кайткан Рамил Тимербаев тантаналы шартларда тапшырды. Шыңарлылар батыр якташларын онытмый. Әфганстан туфрагында ил азатлыгын яклап башын салган, Чулпыч авылы егете Илфат Зиннатуллинны бүген дә зурлап искә алдылар, аның истәлегенә махсус язылган җырны яңгыраттылар.

    “Һөнәри танышулар клубы” исә үз эченә умарта тоту серләренә өйрәтүче, кондитер булырга теләүчеләр өчен махсус киңәшләргә бай, ювелир эшләнмәләрне көндәлек тормышта яратып кулланучы хатын-кызлар өчен алка ясау осталыгына төшендерүче мастер-классларны алган. Әлеге өлкәдә үз эшләренең чын осталары булган һөнәр ияләре белән аралашу укучылар өчен генә түгел, семинарда катнашучылар өчен дә кызыклы булды. Семинарны йомгаклап, район мәгариф идарәсе методисты  Л.Г.Маркелова, җитәкче урынбасары А.Ш.Хәнәфиева чыгыш ясады, мәктәпләрдә һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлегендә аеруча нинди тармакларга басым ясарга кирәклеге ассызыкланды.



К списку новостей