• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А
Телефон: 8(84362)2-44-98
E-Mail: Saba.Roo@tatar.ru, roosaba@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Шакиров Ильфат Фоатович

Новости РОО

Саба аграр көллиятендә район башлыгының Чыршы бәйрәме үтте

Опубликовано: 04.01.2024

Елдагыча, Саба аграр көллияте быел да укуда, спортта, сәнгатьтә алдынгы булган, шулай ук бүгенге көндә әтиләре  махсус хәрби операциядә катнашучы мәктәп укучыларын үзенә – район хакимияте башлыгының Чыршы бәйрәменә җыйнады.  Чарада районыбыз мәктәпләрендә һәм аграр көллияттә белем алучы  362 укучы катнашты. Бирегә килүчеләрне һәр почмакта аниматорлар уен-көлке, җыр-бию белән каршы алды. 7 төрле юнәлештә мастер-классларда катнашып, үз кулың белән ясалган бүләк белән кайтып китү мөмкинлеге дә булдырылган иде.  Бүләкләр дигәннән, алар бүген күп булды.  Һәр укучыга смарт-сәгать, тәм-томнар, уеннарда катнашучыларга да бүләкләр таратылды. Район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов котлавыннан соң, сәхнәдә Яңа ел тамашасы башланып китте. Аннары чыгышларны фокусчы-иллюзионист Александр Тепляков, “Аркадия” шоу-төркеме дәвам итте. Шулай ук үзебезнең нәни артистларның да чыгышы алкышларга күмелде. Кыскасы, укучылар бәйрәмнән яңа көч, дәрт һәм бәйрәмчә хис-кичерешләр белән таралыштылар.



К списку новостей