• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А
Телефон: 8(84362)2-44-98
E-Mail: Saba.Roo@tatar.ru, roosaba@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Шакиров Ильфат Фоатович

Новости РОО

Саба районы мәгариф хезмәткәрләре кышкы спорт уеннарында көч сынашты

Опубликовано: 23.12.2023

Россия күләмендә “Укытучы һәм остаз елы” дип игълан ителгән 2023нче ел да ахырына якынлашып килә. Саба районының иң тырыш, иң сәләтле, үз эшенә чын күңелдән бирелгән мәгариф хезмәткәрләре кышның бер көнендә Саба урта мәктәбенә күңелле һәм мавыктыргыч спорт уеннары бәйрәменә җыелдылар. Көне гел язгы һава торышын хәтерләтсә дә, аяк асты су белән боздан гына торса да, Кыш бабай белән Кар кызын күргәч, күңелләр күтәрелеп китте. Тәбрикләү сүзе белән район мәгариф идарәсе башлыгы И.Ф.Шакиров чыгыш ясаганнан соң, уеннарга старт бирелде. Район мәктәпләренең барысыннан да җитез һәм көчле уенчыларны үзенә туплаган командалар катнашты. Туплы хоккей, эстафета, чаңгыда узышу, аркан тартышу - уеннар кызганнан-кызды. Директорлар итекле футболда да көч сынашты әле! Катнашучыларны үз артистларыбыз матур җырлары белән сөендерде, учакта пылау пеште, кайнар чәй белән коймактан да авыз итәргә була иде. Кыскасы, бик күңелле бәйрәм кәефе белән таралышты мәгариф хезмәткәрләре бәйрәмнән. Җиңүче командалар Грамота һәм акчалата бүләкләргә ия булды. Менә шулай гөрләтеп эшли дә һәм ял да итә белә безнекеләр!



К списку новостей