МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
Телефон: | 8(84362)2-44-98 |
E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru, roosaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
Новости РОО
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары
Опубликовано: 16.11.202316нчы ноябрь көнне Лесхоз урта мәктәбендә районыбызның тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен “Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә критик фикерләүне үстерү” дигән темага семинар булып узды. Семинар кысаларында Лесхоз урта мәктәбе укытучылары Мусин И.Х. һәм Мөхәрләмова Ч.Х. ачык дәресләр күрсәттеләр. Саба урта мәктәбенең тарих укытучысы Хадиев Х.М. “Тарихтан эссе язуга таләпләр”, Килдебәк урта мәктәбе укытучысы Абдуллина Л.М. “Тарих фәне буенча узган район олимпиадасы нәтиҗәләренә күзәтү” дигән темаларга чыгышлар ясады. 11нче сыйныф укучылары мәктәп музее белән таныштырды. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү барышында уздырылган чаралар анализланды, район мәгариф идарәсе методисты Гайнуллина Л.Ф. һәм район метод берләшмә җитәкчесе Гомәрова Р.Р.. чыгышлары тыңланды. Семинар эшлекле һәм файдалы узды.
К списку новостей