• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А
Телефон: 8(84362)2-44-98
E-Mail: Saba.Roo@tatar.ru, roosaba@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Шакиров Ильфат Фоатович

Новости РОО

Туган тел укытучыларының район семинары

Опубликовано: 15.11.2023

15нче ноябрь  көнне Явлаштау урта мәктәбендә  районыбызның туган (татар) тел укытучылары өчен “Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның функциональ грамоталылыгын үстерү өчен текст белән эшләү алымнары” дигән темага семинар булып узды. Семинар кысаларында Явлаштау мәктәбенең туган тел укытучылары Шакирова З.Р., Галиева Г.Х. һәм Ярмиева Г.М. туган тел һәм әдәбият дәресләрендә уку грамоталылыгын үстерүгә юнәлтелгән ачык дәрес һәм мастер-класслар күрсәттеләр. Тимершык урта мәктәбе укытучысы Гарифуллина И.И. эш тәҗрибәсе белән уртаклашып “Уку грамоталылыгын формалаштыручы алымнар” дигән темага чыгыш ясады. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү барышында уздырылган чаралар анализланды, район мәгариф идарәсе методисты Гайнуллина Ләйсән Фәрид кызы һәм район метод берләшмә җитәкчесе Сабирова Р.Ә. чыгышлары тыңланды.  Семинар  эшлекле, файдалы һәм кызыклы узды.



К списку новостей