• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А
Телефон: 8(84362)2-44-98
E-Mail: Saba.Roo@tatar.ru, roosaba@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Шакиров Ильфат Фоатович

Новости РОО

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты милли мәгариф бүлеге галимнәре белән очрашу

Опубликовано: 11.10.2023

10.10.2023 көнне Саба гимназиясе базасында “Яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган (татар) телне һәм әдәбиятны укыту юллары” дигән темага Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты милли мәгариф бүлегенең фәнни хезмәткәрләре белән эшлекле очрашу булып узды. Семинарда Саба муниципаль районының татар теле укытучылары, мәктәп китапханәчеләре һәм һәр мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучылары метод берләшмә җитәкчеләре катнашты. Очрашу барышында түбәндәге  чыгышлар тыңланды:

 -“Яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган тел һәм әдәбиятны укыту. Федераль эш программалары”,  Мөхәрләмова Гөлназ Нурфат кызы, филология фәннәре кандидаты, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге мөдире.

 -“5-11 сыйныфларда "Туган тел (татар теле)" предметын яңача  укыту юллары”, Шәкүрова Мөслимә Магъсүм кызы,  филология фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы.

 - “5-11 сыйныфларда "Туган (татар) телдәге әдәбият" предметын яңа УМК буенча укыту үзенчәлекләре”, Абдуллина Дилария Марат кызы, филология фәннәре кандидаты, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре.

   Очрашу бик эшлекле һәм файдалы узды, күңелләрдә җылы хисләр калдырды.



К списку новостей