МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
Телефон: | 8(84362)2-44-98 |
E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru, roosaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
Новости РОО
Район күләмендә Укытучылар көне билгеләп үтелде
Опубликовано: 06.10.20235нче октябрь көнне район мәдәният йортында ел саен билгеләнеп үтелә торган һөнәри бәйрәм – Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара үтте. Чарада район башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов катнашып, мәгариф өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен дәүләт бүләкләренә ия булучыларны тәбрикләде. Алдынгы педагогларга район мәгариф бүлеге башлыгы Илфат Фоат улы Шакиров мәгариф идарәсенең Мактау грамотасын тапшырды. Шулай ук “Педагог һәм остаз елы” кысаларында район мәгариф оешмаларында эшләүче 47 гаилә сәхнәгә күтәрелде. Аннан соң дәвам иткән бәйрәм концертында исә сәхнәне мәгариф оешмаларында хезмәт куючылар гөрләтте. Тамашачылар шулай ук Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева, Саба гимназиясенең 2000нче елгы чыгарылыш сыйныф укучысы, “Татар радиосы” алып баручысы Зөлфәт Зиннуров, Кәрим Тинчурин исемендәге театр артисткасы, якташыбыз Әлфия Хәсәнова чыгышын да җылы кабул итте.
К списку новостей